Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның мәгариф системасы югары нәтиҗә бирергә тиеш (+ФОТОЛАР)

Мәктәп укучыларның язгы каникуллары да быел шактый үзгә үтте. Ел дәвамында "энә белән кое казып", алдынгылар сафына күтәрелгән укучылар, аларның мөгаллимнәре үз хезмәтләренә лаеклы бәя алды.

Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучылар, аларны әзерләгән укытучылар район сәхнәсенә күтәрелеп хөрмәтләнде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.
 
Энгель Фәттахов үзе билгеләп үткәнчә, укучыларны муниципаль дәрәҗәдә шулай хөрмәтләү - киләсе елларга лаеклы алмаш әзерләүгә дә зур стимул булып тора. Педагоглар да укучының сәләтен күреп, аның ирешкән уңышларын барлап, вакытында күтәреп ала белергә бурычлы.
 
"Ныклы система булдырганда гына, зур уңышларга ирешеп була!" - мәгариф өлкәсендә шигарь итеп алырлык бу сүзләрне районның Башкарма комитет җитәкчесе бүген технология техникумында оештырылган тантанада да кабатлады. Һәм бу системаны булдырып, аның нәтиҗәләрен якын киләчәктә күрүне максат та итеп куйды.

Бүгенге районкүләм чарага белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, һәм иң мөһим кунаклар - "Ел укытучысы-2018", "Ел тәрбиячесе - 2018", "Ел сыйныф җитәкчесе - 2018" "Ел педагог- оештыручысы - 2018", "Ел өстәмә белем бирү педагогы - 2018" ,"Ел педагог- психологы - 2018" Республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре, лауреатлары чакырулы иде.

- "Ел укытучысы" республикакүләм бәйге - ул педагогларның һөнәри осталыгына бәя бирә торган бик мөһим бәйге. Һәр укытучы үзен бу бәйгедә сынап карарга бурычлы, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Нәвап улы залда утыручыларга, - һәм мин моны бурыч итеп куям. Киләсе уку елында районның һәр мәктәбе әлеге республикакүләм бәйгенең муниципаль этабында катнашырга үз укытучысын әзерләргә тиеш.
 
Район этабында җиңү яулап, "Ел укытучысы", "Ел сыйныф җитәкчесе" исеменә лаек булучыларга 50шәр,үз юнәлешләре буенча җиңү яулаган педагогларга 25әр мең сум күләмендә акчалата бүләкләр дә вәгъдә итеп, укытучыларны сөендерде Башкарма комитет җитәкчесе.

Энгель Фәттахов залда утыручыларга бик үзенчәлекле сюрприз да әзерләгән булып чыкты: тантанада 2014 елда "Ел укытучысы" бәйгесе тарихында беренче тапкыр "Россиянең ел укытучысы" исеменә лаек булган Татарстан кызы - Алла Головенькина катнашты. Район күләмендә "Педагогик дебют" номинациясендә җиңү яулаган укытучыларыбызга Россия дәрәҗәсендә хөрмәтләнгән педагог кулыннан рәхмәт хатлары алу бәхете елмайды.

"Ел укытучысы" титулына ия булган чорда Норлат районында балаларга белем биргән Алла Николаевна хәзер Иннополис шәһәрендә "Лицей Иннополис" автоном укыту учреждениесе директоры урынбасары булып хезмәт куя. Актанышта исә ул бүген үз белемнәре белән уртаклашты, мөгаллимнәргә мастер-класс күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек, Алла Головенькина районыбыз педагогларының һөнәри үсешен камилләштерү юнәлешендә Актанышның кураторы да булачак. "Алла Николаевна белән турыдан-туры бәйләнеш урнаштырачакбыз," - дип ышандырды Энгель Нәвап улы.
 
 
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев