Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның ничә урынында видеокамералар күзәтә? Алар нинди максатны күздә тотып урнаштырылды? Хезмәт күрсәтү чыгымнары халык җилкәсенә төшмиме?

Актанышның ничә урынында видеокамералар күзәтә? Алар нинди максатны күздә тотып урнаштырылды? Хезмәт күрсәтү чыгымнары халык җилкәсенә төшмиме? Әлеге сорауларны Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеровка юлладык. - Актаныш авыл җирлеге көннән-көн яңарыш кичерә. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, ял итү урыннары, парклар төзекләндерелә. Аның тынычлыгын кайгыртуны, шәхси мөлкәтне саклау, күпфатирлы...

Актанышның ничә урынында видеокамералар күзәтә? Алар нинди максатны күздә тотып урнаштырылды? Хезмәт күрсәтү чыгымнары халык җилкәсенә төшмиме?
Әлеге сорауларны Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеровка юлладык.
- Актаныш авыл җирлеге көннән-көн яңарыш кичерә. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, ял итү урыннары, парклар төзекләндерелә. Аның тынычлыгын кайгыртуны, шәхси мөлкәтне саклау, күпфатирлы йортларның территорияләрен тәртиптә тоту максатларын күздә тотып, Актанышта 106 ноктада видеокүзәтү урнаштырылды.
Хәзер инде тәүлек буе онлайн-режимда шушы видеоязмаларны карап барырга мөмкин. Район эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегендә әлеге 106 урында ниләр булганны күреп торалар. Актанышлыларның тынычлыгын саклауда бу видеокүзәтүләрнең ярдәме, һичшиксез, булыр, дип ышанабыз.
Аларның хезмәт күрсәтү чыгымнары 1 елга 1 млн 200 сум тәшкил итә. Бүтән районнарда ул күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә йөкләнгән. Ләкин бездә, район җитәкчелеге белән килешеп, җирле бюджеттан түләнә, -дип белдерде Альберт Тимеров.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев