Актаныш

Актанышның Такталачык авылында Мутиннар нигезендәге стелаларга чәчәкләр салынды (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Чарада Татарстан һәм Башкортстаннан танылган шәхесләр катнашты. Актанышлылар ут күршеләрен Башкортстан - Татарстан чигендә үк ипи - тоз, якты йөз белән каршы алдылар. Актаныш районы Такталачык авылында Тимер һәм Илдархан, Мөхтәр Мутиннарны искә алу чарасы узды. Биредә - Мутиннар нигезендә, алар хөрмәтенә куелган стелаларга чәчәкләр салынды, алар рухына дога кылынды....

Чарада Татарстан һәм Башкортстаннан танылган шәхесләр катнашты.
Актанышлылар ут күршеләрен Башкортстан - Татарстан чигендә үк ипи - тоз, якты йөз белән каршы алдылар.
Актаныш районы Такталачык авылында Тимер һәм Илдархан, Мөхтәр Мутиннарны искә алу чарасы узды. Биредә - Мутиннар нигезендә, алар хөрмәтенә куелган стелаларга чәчәкләр салынды, алар рухына дога кылынды.
Әлеге чарада Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, тарих фәннәре докторы, КФУ профессоры Индус Таһиров, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, сәнгатьне өйрәнү докторы, профессор Мөхәммәтгали Арсланов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире Альберт Борһанов, "Казан утлары" журналы баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илфак Ибраһимов, язучы Ваһит Имамов, Башкортстан Республикасыннан хәрбиләр, сәнгать әһелләре, шулай ук мәктәп укучылары катнашты.
Билгеле булганча, Мутиннар морза нәселеннән. Аларның нәселе Уфа губернасының морзалар шәҗәрәсе китабының II өлешенә дә кертелә. Мутиннар актив рәвештә җәмәгать эшләре белән шөгыльләнгән,1884-1914 елларда земство эшчәнлеген алып барган. VIII гасырда Гәрәй волосте старшинасы булып торган Тимер Мутинга һәм революциядән соң Башкортстан автономиясен төзүдә Зәки Вәлидиләр белән бергә актив эш алып барган җәмәгать эшлеклесе Илдархан Мутинга Такталачыкта истәлек тактасы да куелган.
Тимер Мутин - башкортларның Гәрәй өязе җитәкчесе, 1756-1763 еллардагы сугышта катнашучы батыр. Ул - башкорт хокуларын яклаучы. Нәкъ Тимер Мутин патшабикә Елизаветага башкортларны яклап петиция яза, аны империя башкаласына барып үзе тапшыра. 1759 елда Петербургта вафат та була. Илдархан Мутин башкорт хакимияте әгъзасы булып тора, Башревкомда да төрле вазыйфаларны били. Берара Башкорт хәрби шурасы әгъзасы да була. Аннары, большевиклар белән юллары аерылгач, Вәлиди белән Урта Азиягә китеп советларга каршы баш күтәрүләр оештыра. Мөхтәр Мутин исә киң җәмәгатьчелеккә артист буларак мәгълүм.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: