Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның төзеклеге кемне кызыксындыра, кемне – юк

Актаныш авыл җирлегендә үзара салым акчасы җыю буенча быел беренче мәртәбә референдум уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча гражданнар җыелышында хисап ясалыр, әлбәттә. Әлегә нинди эшләр башкарылган, акча максатчан тотыламы, сүзебез - шулар хакында. Актанышта яшәүче һәркем үзенең торган җирен тагын да матуррак, төзегрәк итеп күрү турында хыяллана. Юлларның, җәяүле сукмакларының куркынычсыз...

Актаныш авыл җирлегендә үзара салым акчасы җыю буенча быел беренче мәртәбә референдум уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча гражданнар җыелышында хисап ясалыр, әлбәттә. Әлегә нинди эшләр башкарылган, акча максатчан тотыламы, сүзебез - шулар хакында.
Актанышта яшәүче һәркем үзенең торган җирен тагын да матуррак, төзегрәк итеп күрү турында хыяллана. Юлларның, җәяүле сукмакларының куркынычсыз булуын тели. Моның өчен үз өлешен кертергә кирәклеген генә бөтен кеше дә бердәй аңлыймы икән соң? Үзара салым акчасының бик авырлык белән җыелуын белгәч, шундый сорау туды. Шул сорауны Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеровка да юлладык.
- "Без бу хакта ишетмәгән идек", - дип белмәмешкә салынучылар да, "Акча юк бит әле", - дип качып йөрүчеләр дә бар. Референдум карары нигезендә, 18 яше тулган һәрбер кешедән 300әр сум үзара салым җыю турында килешенеп, әлеге карар көченә кергәннән соң да шактый гына вакыт үтте. Әмма шушы үзара салым акчасын әле дә тапшырмаучылар бар.
- Ел бетеп килә бит, тапшырмаган кеше шулай читтә калачакмы инде?
- Юк, әлбәттә. Без бу акчаны җыеп бетерү өстендә эшлибез. Башлаган эшне төгәлләү зарур. Берәү үз өлешен кертеп, күршесе, яки хезмәттәше бирмичә кала икән, бу берничек тә дөрес, гадел була алмый. Максат итеп куелган акчаны вакытында җыеп бетермәгәнлектән, Актанышта ремонтлана башлаган юллар, тротуарлар яртылаш эшләнмичә калды.
-Кемнәр читтә калды, андыйлар сезгә мәгълүмдер?
- Үзара салым акчасын түләүчеләрнең исемлеге алып барыла һәм кат-кат тикшерелеп тора. Җыелган сумма буенча нинди хәрәкәт ясалганлыгы, нинди максатларда тотылганлыгы турында хисап тапшырыла. Республика күләмендә контрольдә тора ул. 300 сум кем өчендер, бәлки, зур суммадыр. Әмма яшәгән төбәгебезне төзекләндерү өчен җыела икән, моннан берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Чөнки референдум карары муниципаль норматив-хокукый акт булып теркәлә. Ә ул - һәрбер кешегә мәҗбүри үтәлергә тиешле закон, дигән сүз. Ә закон һәркемгә дә бертигез кагыла, шуңа күрә бурычын түләмәүчеләргә карата административ чаралар кулланылачагын да искәртергә тиеш булабыз.
Референдум, аның нигезендә кабул ителгән карар үтәлмәгәндә күрелгән чараларга кагылышлы сорауларыбызга муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Булат Зәйнетдинов төгәллек бирде:
- Референдум ул - гади итеп әйткәндә, халык җыелышы. Законда язылганча, җирле проблемаларны хәл итү өчен үткәрелә. Җирле референдумнарның үз таләпләре бар, алар Татарстан Республикасының 2004 елның 24 мартында чыккан "Җирле референдумнар турында"гы 23 нче санлы карарында күрсәтелгән. Шуңа нигезләнеп, Актаныш авыл җирлеге дә үз карарын кабул итте. Анда үзара салым акчасын җыеп бетерү вакыты 2 ай дип күрсәтелгән.
Административ хокук бозулар кодексының 2,6 маддәсе нигезендә, муниципаль норматив-хокукый акт үтәлмәгәндә
2 мең 500 сумга кадәр штраф түләтү каралган. Үзара салымын түләмәүчеләр район башкарма комитеты каршында эшләүче административ комиссиягә чакырылачак. Бу очракта аңа 300 сумны да, штрафны да түләргә туры киләчәк.
- Моңа барып җитмәс өчен әле соң түгелдер, үзара салым акчасын хәзер дә түләргә мөмкинме?
Альберт Тимеров: "Ак барс" банкы аша (комиссия түләүләре алынмый) тапшырырга, Актаныш авыл җирлеге Советына китерергә, яки интернеттан онлайн-түләүләр аша күчерергә була. Белешмәләр өчен телефон: 3-15-99.
Химиклар урамында яшәүче Земфира Хаҗиева:
- Урамда ут янмый иде, хәзер менә яп-якты. Юлыбызны да ремонтлыйлар, рәхмәт.
Колхоз урамында яшәүче Фидания Нуруллина:
- Урамыбыз чокыр-чакырлы иде. Яз көне аны ямадылар. Моның үзара салым акчасына ремонтланганын белгәч, күңел сөенде, игелекле эшкә безнең дә өлешебез керде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев