Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

"Мин - Россия гражданины!" акциясе кысаларында бүген Актанышта 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Районның ЗАГС бүлегендә оештырылган бу чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ветераны, полиция подполковнигы Руфат Гайнетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге милиция майоры, ветераннар советы рәисе Васил Вахитов,...

"Мин - Россия гражданины!" акциясе кысаларында бүген Актанышта 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.
Районның ЗАГС бүлегендә оештырылган бу чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге ветераны, полиция подполковнигы Руфат Гайнетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге милиция майоры, ветераннар советы рәисе Васил Вахитов, "Юл хәрәкәте куркынычсызылыгы" учреждениесе Чаллы территориаль идарәсенең Актаныштагы бүлек башлыгы Рәсимә Сәетова, паспорт алучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
Чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә Миграция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Гариповалар катнашып, укучыларны шушы истәлекле көннәре белән котлап, үзенең иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев