Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта 17 нче тапкыр “Игелек марафоны” старт ала

Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 нче елдан башлап, 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бу дата республика районнарында декада кысаларында үткәрелә. Декада барышында үткәрелгән "Игелек марафонында" җыелган акчалар инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла. Бу игелекле акциядә район оешма-предприятияләре,...

Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы карары нигезендә ел саен, 2000 нче елдан башлап, 3 нче декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Традиция буенча бу дата республика районнарында декада кысаларында үткәрелә. Декада барышында үткәрелгән "Игелек марафонында" җыелган акчалар инвалидларга кыйммәтле дарулар алу, дәвалану өчен тотыла.
Бу игелекле акциядә район оешма-предприятияләре, учреждениеләр, эшмәкәрләр, аерым кешеләр ел саен бик теләп катнаша. Сезнең дә ел саен бу игелекле акциядә кушылып, керткән өлешегез мохтаҗ инвалидларга зур ярдәм булып тора.
Хөрмәтле җитәкчеләр, эшмәкәрләр! Сезне 10 декабрь көнне район мәдәният йортында үтәчәк "Игелек марафонында" катнашырга чакырабыз. Үз мөмкинлегегездән чыгып, районда яшәүче инвалидлар язмышына битараф калмыйча ярдәм итүегезне сорыйбыз. Акчалата яки натуралата ярдәмне "Игелек марафоны" барышында тапшырырга яисә, түбәндә күрсәтелгән махсус счетка күчерергә, яисә мохтаҗ инвалидның шәхсән үзенә тапшырырга мөмкин.
Ярдәмне декада барышында тубәндәге реквизитларга кучерү мөмкин:
ИНН 1604008830 КПП 160401001
Актанышская районная организация общественной организации «Татарской республиканской организации Всероссийского общества инвалидов» - «Общество инвалидов РТ»
Дополнительный офис (Актанышский №1) Набережночелнинского филиала ПАО «АК БАРС» банк
ИНН 1653001805 КПП 165801001 БИК 049205805
Кор.Счет 30101810000000000805 ОГРН 1021600000124
Расчетный счет 40703810105979000003
Изге һәм саваплы эштә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев