Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта 250гә якын медицина хезмәткәре спортта көч сынаша (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 12 май - шәфкать туташлары көнендә, Актанышта 6 районның медицина хезмәткәрләре үзләрен спорт өлкәсендә сыный. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зөй районнарыннан килгән 250гә якын ак халатлы шәфкать иясе бердәм җыйналып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Актаныш медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона турын тәүге тапкыр кабул итә. Күркәм традициягә тугры калып,...

Бүген, 12 май - шәфкать туташлары көнендә, Актанышта 6 районның медицина хезмәткәрләре үзләрен спорт өлкәсендә сыный. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зөй районнарыннан килгән 250гә якын ак халатлы шәфкать иясе бердәм җыйналып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.
Актаныш медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона турын тәүге тапкыр кабул итә. Күркәм традициягә тугры калып, актанышлылар районыбыз кунакларын якты йөз, чәк - чәк, җыр-моң белән каршы алды.
"Актаныш" спорткомплексында старт алган медицина хезмәткәрләренең зона спартакиадасын тантаналы ачу чарасында район җитәкчелеге катнашып, командаларга чиста җиңүләр теләде.
Кунаклар үзләре спартакиаданың оешкан төстә узуын белдерделәр. Катнашучылар фикеренчә, мондый чаралар үткәрү зур әһәмияткә ия.
Спартакиада гадәттәгечә спортның берничә төрен үз эченә алган. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев