Актаныш

Актанышта 71,4% граждан дарулардан баш тарткан

Быел Татарстанда ташламалар тиешле гражданнарның 68,4 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бушлай дарулар, шифаханәләргә юллама алу, шәһәрара тимер юл транспортында йөрү мөмкинлегенә өстенлек бирүчеләр бераз арткан. Әмма табиблар аңлатып-үгетләп торган саен, бер меңгә дә тулмаган акчаны үз сәламәтлегеннән өстен куючылар, күргәнебезчә, барыбер бик күп...

Быел Татарстанда ташламалар тиешле гражданнарның 68,4 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, бушлай дарулар, шифаханәләргә юллама алу, шәһәрара тимер юл транспортында йөрү мөмкинлегенә өстенлек бирүчеләр бераз арткан. Әмма табиблар аңлатып-үгетләп торган саен, бер меңгә дә тулмаган акчаны үз сәламәтлегеннән өстен куючылар, күргәнебезчә, барыбер бик күп әле. Кешенең «башсызлыгымы» бу, әллә «бушлай» дигәнен алуда без белмәгән кыенлыклар бармы?
2005 елдан башлап, бер төркем гражданнарны федераль бюджет хисабыннан кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Федераль ташламаларга ия категорияләр хисабына барлык төркем инвалидлар, блокадачылар, сугышта катнашучылар керә. Тулы соцпакет 2016 елда 930 сум 12 тиен тәшкил итә, шуның 716,40 сумы - дару, 110,83 сумы - санатор дәвалану, 102,89 сумы тимер юл транспортында йөрүгә туры килә.
Шифаханә, транспорт турында сүз барганда, чыннан да, һәр кеше аларның кирәкме-юкмы икәнен үзе хәл итәргә хокуклы. Баш тартса да, әллә ни зыян булмаячак. Даруларга килгәндә исә, сүз кешенең сәламәтлеге турында бара. Бу очракта, акчага өстенлек биргән кешенең генә түгел, кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ башка авыруның да гомере кыл өстендә кала. Федераль программаны финанслау күләме анда торучы гражданнар саныннан исәпләнә бит. Натураль ташламаны сайлаган кешеләр күбрәк булган саен, акча да артыграк бүленә. Бу исә кыйммәтле препаратлар таләп ителгән авыруларга ярдәм итү мөмкинлеген арттыра.
1 мең сум акча бүгенге көндә күп түгел кебек. Кибеткә кереп, иң кирәклесен генә алсаң да, ул акча инде юк, дигән сүз. Дарулар турында әйтеп тә тору урынсыз. Элек тиеннәр генә торган препаратларның бәясе бүген бермә-бер артты. Даими рәвештә дару эчеп тору таләп ителгән хроник авырулары булганнарга кирәкле препаратларның бушлай бирелгәненә сөенергә генә кирәк кебек. Әмма ни сәбәпледер, кеше акча алуны өстен күрә.
Федераль ташламаларга ия затлар, ел саен 1 октябрьгә кадәр, соцпакет алыргамы, әллә акчага өстенлек бирергәме икәнен хәл итә. Ташламалар тиешле гражданнарның акчаны кулга алу күрсәткече, узган елдагы белән чагыштырганда, 1,7 процентка яхшырды, дип хәбәр итә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар исәбе кимү республиканың барлык районнарында диярлек күзәтелә. Мөслим һәм Тәтеш районнары гына индикатив күрсәткечләргә ирешмәгән. Былтыргы белән чагыштырганда аутсайдерлар исәбеннән Лаеш районы чыккан. Аның урынына "кызыл" зонадагы урынны Спасрайоны алган.
Акчага өстенлек бирүчеләрнең иң күбе Яшел Үзән (75% баш тартучы), Кукмара (74,2%), Бөгелмә (73,3%),Алексеевск (72,5%), Нурлат (72,5%), Балтач (72,3%), Спас (71,6%), Актаныш (71,4%), Баулы (71,2%) һәмЧистай (71,1%) районнарында.
Соцпакет сайлаучыларның иң күбе исә Яңа Чишмә (анда ташламаларга ия халыкның 56,3% проценты гына акчага кызыккан), Югары Ослан, Сарман, Мөслим, Тукай, Кама Тамагы, Алабуга, Чирмешән, Азнакай,Кайбыч һәм Әгерҗе районнарында яши.
Күргәнебезчә, күпчелек, алдагысын кайгыртмыйча, бүгенге көн белән генә яши. "Акчасы даруга җитә бит", дип алар соцпакеттан баш тарталар. Әмма авыру теләсә-кайсы вакытта көчәеп китеп, тагын да кыйммәтрәк дәвалану таләп ителергә мөмкин. Шунысын истән чыгармаска кирәк. Әле бүген дә ун ел элек булган тискәре тәҗрибәсенә таянып эш итүчеләр бик күп. Әмма хәзер инде даруханәләрнең дару белән тәэмин ителеше бермә-бер яхшырды. Дарулардан баш тартучылар никадәр кимрәк булса, кыйммәтле даруларны бушлай бирү мөмкинлеге дә шулкадәр арта. Соцпакеттан баш тарткан кешеләрнең карары үкенечле генә булмасын диясе кала...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: