Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта 98 сәләтле укучы район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 6 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Әлеге дәрәҗәле чарада катнашу бәхете 2017 елда 98 укучыга елмайды. Нинди генә уңышка ирешмә, аның артында тырыш хезмәт, вакыт белән...

Мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләрне, уку алдынгыларын, фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләрне җыйнап үткәрелүче, муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәме быел 6 гыйнвар көнне район мәдәният йортында узды. Әлеге дәрәҗәле чарада катнашу бәхете 2017 елда 98 укучыга елмайды.
Нинди генә уңышка ирешмә, аның артында тырыш хезмәт, вакыт белән хисаплашмый, дәресләреңә зыян китермичә шөгыльләнүләр тора. Инде ирешкән уңышларыңны күреп, күңелеңне үсендерсәләр, тагын да рәхәтрәк булып китә. Әлеге бәйрәмгә җыелган укучылар нәкъ шул хисләрне кичерделәр дә. Алар хөрмәтенә күрсәтелгән концерт номерлары күңелләренә хуш килде. Сәхнә бизәлеше, балаларның үз рольләрен оста итеп башкарулары күңелдә соклану хисләре уятты. Чын артистлардан бер дә ким түгелләр.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев залда утырган укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде.
- Бүген биредә киләчәккә үзләренә максат куйган, тормышта үз юнәлешләрен билгеләгән балалар утыра. Без, өлкәннәр, сезнең уңышларыгызга сөенәбез, киләчәктә үзегезне илкүләм, хәтта халыкара аренада күреп горурланасыбыз килә. Сезгә уку, спорт белән шөгыльләнү, төрле сәләтләрне үстерү өчен яхшы шартлар тудыру буенча без бүген барысын да эшлибез. Сәләтле балаларга ярдәм итү - эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе. Киләчәктә белемнәрегезне камилләштереп, туган җиребезгә тугрылыклы булып, бирегә кайтып хезмәт итәрсез дигән өметтә калабыз. Һәрвакыт сәламәт, аек акыллы, тәртипле, җәмгыятькә кирәкле шәхесләр булуыгызны телим. Җәмгыять алдыгызга куйган бурычларны җиңеп чыгарлык ихтыяр көчегез булсын.
Фаил Камаев һәр укучыга, кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән сөенеп, яңа уңышларга ирешү өчен көч-дәрман алып таралышты алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев