Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта "Ак калфак" оешмасының күчмә утырышы гөрли (ФОТОЛАР)

Актанышта бу көннәрдә дөньякүләм зур чара үткәрелә. "Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы безнең районга төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыйды. Авылларыбызның кунакчыл халкы 150 кешелек делегацияне якты йөз белән каршы алып, аларга үзләренең осталыкларын күрсәтә, милли-мәдәни чаралар оештыра. "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья...

Актанышта бу көннәрдә дөньякүләм зур чара үткәрелә. "Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы безнең районга төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыйды. Авылларыбызның кунакчыл халкы 150 кешелек делегацияне якты йөз белән каршы алып, аларга үзләренең осталыкларын күрсәтә, милли-мәдәни чаралар оештыра.
"Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшли. Аның җитәкчесе Кадрия Идрисова - безнең якташыбыз. Ул районыбыз үзенчәлекләрен яхшы белә. Актанышлылар үзләре дә һәр төрле чарага зур әзерлек белән якын килә. Шуңа күрә районыбыз җирлегенә аяк басуга ук аккалфаклылар үзләренә карата булган җылы мөгамәләне бик тиз күреп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев