Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта ата-аналар БДИ тапшырды (+ ФОТООТЧЁТ)

Бүген актанышлылар "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу көнне Актаныш районы укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр. Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 30минут вакыт бирелде. Аларның имтихан эшләрен район мәгариф идарәсендә тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр югарыга җибәрелми. Теләге булган...

Бүген актанышлылар "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Бу көнне Актаныш районы укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр.
Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 30минут вакыт бирелде. Аларның имтихан эшләрен район мәгариф идарәсендә тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр югарыга җибәрелми. Теләге булган әти-әниләр үз нәтиҗәләрен район мәгариф идарәсеннән белә алачак.
БДИның Актаныш районы буенча муниципаль координаторы Юлия Амерзьянова әлеге акциянең әһәмияте хакында әйтеп үтте.
- Бөтенрәсәй акциясе барлык регионнарда да, районнарда да үткәрелә. Әлеге акция ни өчен кирәк соң, дигән сорау бирер күпләр. Күп очракта әти-әниләр балаларының имтихан бирү пунктында үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен белми. Металл детектор аша узу, аудиторияләрдә видеокамера астында утыру балага нык стресс ясый, дип исәпли алар. Югыйсә, хәзерге заманда без еш кына металл детектор аша узабыз. Күп урыннарда видеокамералар тора. Аларда яшьләр стресс кичерми. Шуның өчен без әти-әниләрне детектор аша уздырып, аудиториядә видеокамера астында имтихан бирдереп карыйбыз. Аларга контроль-исәп берәмлекләре дә бирәбез.
Сүз уңаеннан, быел Актаныш районында барлыгы 96 унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев