Актаныш

Актанышта ата-аналар БДИ тапшырды (+ ФОТООТЧЁТ)

Бүген, 7февраль көнне, Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узды. Бу көнне Актаныш районы укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр. Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 40 минут вакыт бирелде. Имтихан биремнәрен эшләүдә районның 15 ата-анасы катнашты, алар арасында...

Бүген, 7февраль көнне, Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узды.
Бу көнне Актаныш районы укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр.
Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 40 минут вакыт бирелде.
Имтихан биремнәрен эшләүдә районның 15 ата-анасы катнашты, алар арасында Киров, Сәфәр, Пучы мәктәпләре, район үзәгендә урнашан белем бирү йортлары, Кәзкәй авылындагы кадет интернат-мәктәбе укучыларының ата-аналары да бар иде.
Сүз уңаеннан, быел Актаныш районында барлыгы 102 унберенче сыйныф укучысы БДИ тапшырачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: