Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта “Автотуташ-2016” исеме билгеле булды (ФОТОЛАР)

Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Шулай да еш кына җәмәгатьчелек гүзәл затларның автомобиль белән идарә итүен...

Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Шулай да еш кына җәмәгатьчелек гүзәл затларның автомобиль белән идарә итүен ышанмаучылык, хәтта хәвеф белән кабул итә. Бушка борчыла халык, чөнки белгечләр хатын-кызларның өстенлеген исбатлаучы төп дәлилләр дип аларның агрессиясез, ипле идарә итүен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен сирәк бозуын атый.
5 август көнне "Автотуташ -2016" бәйгесенең район этабы Актанышта үтте. Быел әлеге бәйге дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгына багышланып, Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе һәм ТР Юл йөрү куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә үткәрелде. Быел әлеге чара районыбызда инде 18нче тапкыр гүзәл затларыбызны үзенә туплады.
Ярышучыларның йөртү стажлары төрле - кемдер руль артына яңа гына утырган булса, кемдер "корыч ат"ны шактый еллар иярли.
Бу көнне туташ-ханымнар "тимер ат" ларын йөгәнләгәндәге осталыкларын күрсәтте.
]
Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә билгеләнде: III урында Лилия Бәхтиева, II урында Алсу Шәйхразиева. ә җиңүче исеменә Рәмилә Хуҗина лаек булды.
12 август көнне Республика күләменендә оештырылачак "Автотуташ-2016" бәйгесендә район данын нәкъ менә Рәмилә Хуҗина яклаячак. Аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев