Актаныш

Актанышта “Автотуташ-2017” исеме билгеле булды (+ФОТОЛАР)

Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Шулай да еш кына җәмәгатьчелек гүзәл затларның автомобиль белән идарә итүен...

Бүген җиңел машина руле артында гүзәл затларыбызның утыруына ияләшеп беттек инде. Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк гаҗәпкә кала идек. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны арта бара. Шулай да еш кына җәмәгатьчелек гүзәл затларның автомобиль белән идарә итүен ышанмаучылык, хәтта хәвеф белән кабул итә. Бушка борчыла халык, чөнки белгечләр хатын-кызларның өстенлеген исбатлаучы төп дәлилләр дип аларның агрессиясез, ипле идарә итүен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен сирәк бозуын атый.
10 август көнне "Автотуташ -2017" бәйгесенең район этабы Актанышта үтте. Ул Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе һәм ТР Юл йөрү куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе белән берлектә үткәрелде. Быел әлеге чара районыбызда инде 19нче тапкыр гүзәл затларыбызны үзенә туплады.
Ярышучыларның йөртү стажлары төрле - кемдер руль артына яңа гына утырган булса, кемдер "корыч ат"ны шактый еллар иярли.
Бу көнне туташ-ханымнар "тимер ат" ларын йөгәнләгәндәге осталыкларын күрсәтте.
Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә билгеләнде: III урында Миләүшә Сәетова, II урында Ландыш Мәгъдәнурова, ә җиңүче исеменә Миләүшә Әхмәдуллина лаек булды.
15 август көнне Республика күләменендә оештырылачак "Автотуташ-2017" бәйгесендә район данын нәкъ менә Миләүшә Әхмәдуллина яклаячак. Аңа уңышлар телибез!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: