Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта балаларның хокуклары якланамы?

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Илсөяр Гарифуллина Актанышта булып, гражданнарны кабул итте. Бала хокуклары, ятим балалар, аларга медицина ярдәме күрсәтү кебек сорау-мөрәҗәгатьләр белән килүчеләрнең гозерләрен тыңладылар, киңәшләр бирделәр. Сөйләшү-тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр буенча комиссия утырышы уздырылды. Балалар...

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Илсөяр Гарифуллина Актанышта булып, гражданнарны кабул итте. Бала хокуклары, ятим балалар, аларга медицина ярдәме күрсәтү кебек сорау-мөрәҗәгатьләр белән килүчеләрнең гозерләрен тыңладылар, киңәшләр бирделәр. Сөйләшү-тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр буенча комиссия утырышы уздырылды.
Балалар хокукларын яклау буенча киңәйтелгән утырыш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгөл Мирзашәрипова рәислегендә үтте. Бала хокукларын яклаучы республика белгечләре безнең райондагы ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә җитәкчеләр, укытучылар арасыннан җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнүен һәм аларның нәтиҗәле эшләвен уңай яктан бәяләделәр.
Гүзәл Удачина Актанышка сәфәрләренең төп максаты белән таныштырды:
- Без ел саен республиканың балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе белән берлектә республиканың шәһәр-районнарына чыгабыз, - диде. - Иң беренче чиратта, муниципаль район җитәкчелеге белән очрашып, шушы төбәктәге проблемаларны ачыклыйбыз. Гражданнарны кабул итәбез.
Районыбыз кешеләрен Казанга бару мәшәкатеннән арындырып, шундый шартлар тудырулары безнең кебек, башкаладан еракта яшәүчеләр өчен, чынлап та, бик уңайлы.
- Районнарда, үзебез сайлап алган берничә балалар учреждениесендә булабыз, - дип сүзен дәвам итте Гүзәл Удачина. - Хәзерге вакытта мәктәпләрдә укулар бармый. Шуңа күрә укучыларның җәйге яллары ничек уздырылуы белән кызыксынабыз. Җитди кимчелекләр ачыкланганда, кирәкле чаралар күрелә.
- Актанышта булган күзәтүләрегездән чыгып, нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? - дигән соравыбызга ул соңыннан болай дип җавап бирде:
- Балалар хокукларын яклау юнәлешендә хәл ителмәстәй мәсьәләләр калырга тиеш түгел. Сезнең районда гына түгел, бөтен республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны дәвалауда техник чаралар белән тәэмин итү проблемалары чишелеш көтә. Кызганыч, инвалид коляскалары һәм башка шундый мөһим кирәк-яраклар сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арта тора. Актанышта да гражданнарны кабул итү вакытында 3 кеше техник чаралар белән тәэмин итүдә ярдәм сорады. Әлбәттә, бу мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Ләкин безнең бурыч - һәр баланың үтенечен игътибарсыз калдырмау. Коррекцион-интернат мәктәбенең чыгарылыш сыйныфыннан 6 укучы киләчәктә укуын дәвам итү буенча билгесезлектә калган. Аларга тормышта үз юлларын табарга булышу кирәк. Бу хакта комиссиядә сөйләшү булачак. Әлеге балалар һөнәри белем алырга хокуклы, киләчәктә гаилә корып, үз гаиләләрен тәэмин итәрлек һөнәр иясе булырга тиешләр.
Казаннан эш сәфәре белән килгән Илсөяр Гарифуллина да райондагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары белән очрашты, киңәшләрен бирде. Җәйге каникул вакытында укучыларның иминлеген кайгыртуны төп бурыч итеп куйды.
Балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре һәрбер муниципаль берәмлектә эшләп килә. Алар үз эшчәнлекләрен 2011 елда кабул ителгән закон нигезендә алып баралар. Ул - балаларга кагылышлы эшчәнлек алып баручы барлык ведомство вәкилләреннән төзелгән коллегиаль орган.
- Балаларга бәйле проблемалар безгә яхшы таныш. Бала туганнан алып, балигъ булганга кадәрге чорда аларның хокуклары безнең комиссия күзәтүе астында була. Җәйге ял - хәзерге көннең актуаль мәсьәләсе. Әгәр бала хөкүмәт тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ икән, без аңа 100 процент булышырга бурычлы. Бу - Татарстан Президенты куйган төп максатларның берсе. Бигрәк тә, җәйге чорда, кирәкле ярдәм алып, бала үзенең сәламәтлеген ныгытырга тиеш, - диде Илсөяр Хәләлетдин кызы.
Республика белгечләре "Бүләк" лагеренда да, район үзәк хастаханәсендә дә булдылар, балалар консультациясе эшчәнлеге белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев