Актаныш

Актанышта барысына да өйрәтәләр

Анда укучыларны дәрескә гадәти кыңгырау түгел, ә курай моңы чакыра. Укытучылар, укучылар милли бизәкле өс-баш киеме кия. Балалар түгәрәк­ләрдә калфак, түбәтәйләр чигә. Бер авыз сүз татарча белмә­гәннәрне дә туган тел­ләренә бик тиз өйрәтә­ләр. Актаныштагы сә­ләт­ле балалар өчен гуманитар гимназия-ин­тернаттагы соңгы яңа­лыклар бу. Татар зыя­лы­ларын әзерләү нечкәлекләре турында без дә танышырга...

Анда укучыларны дәрескә гадәти кыңгырау түгел, ә курай моңы чакыра. Укытучылар, укучылар милли бизәкле өс-баш киеме кия. Балалар түгәрәк­ләрдә калфак, түбәтәйләр чигә. Бер авыз сүз татарча белмә­гәннәрне дә туган тел­ләренә бик тиз өйрәтә­ләр. Актаныштагы сә­ләт­ле балалар өчен гуманитар гимназия-ин­тернаттагы соңгы яңа­лыклар бу. Татар зыя­лы­ларын әзерләү нечкәлекләре турында без дә танышырга булдык.

Аралашырга мохит бар

Элеккеге район башлыгы, хәзерге вакытта Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тырышлыгы белән ачылган уку йортына быел биш ел булды. Милли рухлы балалар тәр­бияләүне беренче урынга куйган гим­назиянең өмет­ләре ни дәрә­җәдә акланган соң? "Без­гә килгәндә чит төбәклә­рдәге та­тар балалары туган теллә­рен белми. Ярты ел эчендә "ничава" гына сөй­ләшә башлыйлар. 1-2 ел эчен­дә инде алар телне яхшы бе­лә. Чөнки мохит бар. Актанышта халык­ның 97 проценты татарча сөйләшә. Без - гади авыл мәк­тәбе тү­гел. Һәр бала килә­чәк­тә милләткә хез­мәт итә­чәк", - ди гимназия директоры Рамил Гарипов. Әй­тик, Таҗик­стан кызы Илина Минниярова 7 нче сыйныфка укырга кил­­гәндә телне бө­тенләй белмәгән. Ә 11 нче сыйныфта татар теле буенча халыкара олимпиадада призер булган. Быел гимназияне 18 укучы тәмамлаган булса, шуларның 4се табиб белгечлеген үзләш­терә. Араларында бүген Мәс­кәүдә белем алучы Илина да бар. Гомумән алганда, гим­назия­дә 157 укучы белем ала. Бу - 5-11нче сыйныф укучылары. Арада Башкортстан, Удмуртия республикалары, Оренбург, Свердлау, Самара, Уль­ян өлкәләре, Екатеринбург шәһәре, Красноярск крае һәм Казахстан, Таҗик­стан, Га­рәп Әмир­лек­ләрен­нән кил­гән балалар да бар.

Кесә телефонына карап, нәтиҗә яса!

Быел гимназия "Авылның иң яхшы йөз мәктәбе" рейтингында беренче урынны яулады. Ә гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова быел "Иң яхшы авыл укытучысы" бәйгесендә җиңде. Гуманитар дисәләр дә, монда укучылар химия, физика, математиканы да яхшы белә. БДИ нәтиҗәләре дә сөенерлек. Узган уку елында рус телен­нән уртача күрсәт­кечләр - 80,1, математика (профиль юнәлеш) буенча 66 баллны тәшкил итә. Нәтиҗәләр гим­назиядә сәләтле балалар укыганга яхшымы?


- Безгә бар яктан да сә­ләтле балалар килә дип әйтеп булмый. Сәләт дигәнең 99 процент тырышлыктан торса, нибары бер процент кына тумыштан бирелә, диләр. Уңышларыбыз - тырышлык нәтиҗәсе, - ди гимназия директоры.


Гимназиядә дәрескә кесә телефоны бе­лән керүне тыймыйлар. "Әгәр балага дәрестә кызык түгел икән, ул телефонына үрелә башлый. Бу инде - укытучыга уйланырга сәбәп бар дигән сүз", - ди директор. Рамил - үзе Казаннан килгән инглиз теле укытучысы. "Авыл­да тыныч, транспортта "бөке"ләрдә утырасы юк. Балаларны бакчага урнаштыру проблемасы да борчымый. Гаиләбез белән районга кү­ченеп килүебезгә үкен­мибез", - ди ул. Аңа да авыл укучыларында инглиз теленә кызыксыну уяту җи­ңел булмаган. Беренче дәрес­ләрдә, инглиз теле авыл баласына нигә кирәк, дигән сүз­ләрне ишетергә туры килгән. Аптырагач, Индонезия мәк­тәплә­ренең берсе белән халыкара он-лайн конференция уз­дыр­ган. Бүген уртак газета чыгаралар икән. Хәзер укучылар интернеттан төрле кызыклы мәгълүматлар эзли. Чит телне дә әйбәт белә.


Милли рух тәрбияләүдә "Шәкерт.татар" проекты да булыша икән. Укучылар туган як, милләтпәрвәрлек турында видеолар төшереп, сайтка урнаштыра. Уку йортында "Хә­зинә" бию түгәрәге, "Ак нур" вокаль ансамбле эшли. 6-11нче сыйныф укучылары өчен "Туган телем - шагыйрь­ләр теле" дигән республика күләм фән­ни конференция оештырыла. Егетләр гимназияне тәмамлагач та, түбәтәен башыннан төшерми. Татар теле буенча халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган, бүген КФУда белем алучы Айдар Шәйхин да шундый. Гимназия укучылары әнә шундый яшь­ләрдән үрнәк ала. Ә гим­на­зиянең иң яхшы 15 укучысын күңелле сәяхәт­ләр көтә. Быел Урта диң­гез буена - Мальтага экс­курсиягә барганнар. Менә шун­дый кызыксындыру чаралары да бар.


Гимназиядә уку, биш тапкыр туклану, интернатта яшәү өчен бер тиен дә акча түләр­гә кирәкми. Күптән түгел интернат яңа биналы булды. Тулай торакның бер ягында - кызлар, икенчесен­дә егетләр яши. Татар балалары үзлә­ренең тәрбияле булуы белән дә сөендерә. Актанышта барысына да өйрә­тәләр.

чыганак: http://vatantat.ru/index.php?pg=2560

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: