Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре хөрмәтләнде (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш инвалидлар ункөнлегенә старт бирде. Чара кысаларында агымдагы елда яхшы күрсәткечләргә ия булган, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында актив катнашкан башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре билгеләп үтелде. Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән озак еллар нәтиҗәле эш алып барганы өчен Аккүз авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Назил Мөхәммәтхан улы Гарипов район...

Бүген Актаныш инвалидлар ункөнлегенә старт бирде. Чара кысаларында агымдагы елда яхшы күрсәткечләргә ия булган, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышында актив катнашкан башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчеләре билгеләп үтелде.
Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән озак еллар нәтиҗәле эш алып барганы өчен Аккүз авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Назил Мөхәммәтхан улы Гарипов район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән озак еллар нәтиҗәле эш алып барганы өчен Пучы авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Фәндүс Муллаян улы Басыров, Байсар авылы башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Рәсимә Әхмәдулла кызы Хашимова район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Район инвалидлар оешмасының актив әгъзасы - Әтәс авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе урынбасары Фәйзелгаян Сәлах улы Сәлахов инвалидлар оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Иске Кормаш авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Разиева Фәндәрия Шәех кызы, Такталачык авыл җирлеге башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Таҗиев Шамил Сәет улы район инвалидлар оешмасының Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Очрашуда шулай ук 2017 елда үзләренең гомер бәйрәмен билгеләп үтүчеләр дә сәхнәгә күтәрелде.
Алар:
Аккүз авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Назил Гарипов - 70 яшьлек юбилее
Тат. Ямалы авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Өлфәт Нәгыймов - 60 яшьлек юбилее
Чуракай авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Нәзлия Павлова - 50 яшьлек юбилее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев