Актаныш

Актанышта берьюлы биш затлы туй гөрләде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР ДӘ БАР)

Район ЗАГС бүлегендә бик матур бер альбом бар - көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче бәхетле парлар турында тарихка кереп калачак фотосурәтләр, мәгълүмат тупланган истәлек ул. Еллар дәвамында шактый калынайган бу альбом 22 декабрь көнне тагын 5 гаилә тарихына тулыланды. 50, 55, 60 ел бер-берләренә терәк һәм кирәк булып гомер...

Район ЗАГС бүлегендә бик матур бер альбом бар - көмеш, алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче бәхетле парлар турында тарихка кереп калачак фотосурәтләр, мәгълүмат тупланган истәлек ул. Еллар дәвамында шактый калынайган бу альбом 22 декабрь көнне тагын 5 гаилә тарихына тулыланды. 50, 55, 60 ел бер-берләренә терәк һәм кирәк булып гомер кичергән парлар тантаналар залында хөрмәтләнде.
Бу көнне узган чарада Актаныш авылыннан Лениза Ильяс кызы һәм Фәнис Хәмит улы Мәхмүтовлар, Күҗәкә авылыннан Дүния Мирзанур кызы һәм Зәки Газиз улы Хәйбиевлар, Кировтан Разия Касыйм кызы һәм Рамир Мирзашәех улы Мирсәлиховлар, Кәзкәй авылыннан Мәсһүдә Ханкай кызы һәм Роберт Сәүбән улы Хәсәновлар, Олимән авылыннан Гөлчирә Гани кызы һәм Флүн Җәмил улы Җәмиловлар хөрмәтләнде. Тантанада бу парларның балалары, якыннары, катнашып, ихлас теләкләрен юлладылар.
Кеше кайда гына яшәп, нинди генә уңышка ирешсә дә, аңа чын бәяне туган җирендә бирәләр. Туган төбәкнең хөрмәтле затлары булып, хезмәтләрендә уңышка ирешеп, матур, тигез гомер кичереп, балаларын да тәрбияле, инсафлы, җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстереп, бүген шулар рәхмәтендә гомер кичерүче бу олпат парлар - районыбызның затлы бизәге.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: