Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта бүген праймериз үтә (ФОТОЛАР)

18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия"дән катнашачак кандидатларны бөтен төбәкләрдә җирле халык үзе 22 майда тавыш биреп билгели. Бу якынча тавыш бирү йә праймериз дип атала. Бу уңайдан Актаныш районында 9 участок оештырылды. Актанышның 1нче мәктәбендә - Актанышның 1нче мәктәбе, 2нче мәктәбе һәм аскы Актаныштагы ветераннар йортына баручылар,...

18 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия"дән катнашачак кандидатларны бөтен төбәкләрдә җирле халык үзе 22 майда тавыш биреп билгели. Бу якынча тавыш бирү йә праймериз дип атала.
Бу уңайдан Актаныш районында 9 участок оештырылды.
Актанышның 1нче мәктәбендә - Актанышның 1нче мәктәбе, 2нче мәктәбе һәм аскы Актаныштагы ветераннар йортына баручылар, ә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә "Яшьлек"кә, "Иман"га, балалар иҗат үзәгенә баручылар тавыш бирә бүген.
Авыл җирлекләрендәге сайлау участоклары исә мәдәният йортларында урнашкан. Яңа Әлемдә - Яңа Әлем, Кәзкәй, Аеш, Богады; Иске Байсарда - Иске Байсар, Аккүз, Чуракай; Кировта - Киров, Югары Яхшый, Иске Сәфәр; Пучыда - Пучы, Иске Айман, Усы, Түке; Татар Суыксуында - Татар Суыксуы, Күҗәкә, Татар Ямалы; Такталачыкта - Такталачык, Мәсәде, Чалманарат, Уразай; Иске Кормашта Иске Кормаш, Теләкәй, Әтәс авыл җирлекләре сайлаучылары тавыш бирә.
Иртәдән үк ачылган сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең активлыгы әлеге сәгатьләрдә дә бик югары саклана. Сайлаучылар бюллетеньнәрне хәтта чират торып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев