Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА БИЮ БӘЙГЕСЕ: Биючеләр мәйдан сорый! (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Узган атнадан Актаныш районында "БиюМәйдан" биючеләр фестиваль-конкурсы старт алды. Бәйгенең максатлары: - районыбызның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф , өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, авыл жирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать оешмаларында, бию ансамбльләрен булдыруга ирешү, алар аша бию сәнгатенен төрләрен, формаларын, хәрәкәтен җәелдерү, үстерү; - 2016 ел Рәсәйдә Кино елыуңаеннан татар, совет, рус, чит...

Узган атнадан Актаныш районында "БиюМәйдан" биючеләр фестиваль-конкурсы старт алды.
Бәйгенең максатлары:
- районыбызның хезмәт предприятиеләрендә, мәгариф , өстәмә белем бирү
учреждениеләрендә, авыл жирлекләрендә, мәдәният учакларында, жәмәгать
оешмаларында, бию ансамбльләрен булдыруга ирешү, алар аша бию сәнгатенен төрләрен, формаларын, хәрәкәтен җәелдерү, үстерү;
- 2016 ел Рәсәйдә Кино елыуңаеннан татар, совет, рус, чит ил кинофильмнары,әкиятләре, мультфильмнарынын көйләрен искә төшерү, популярлаштыру;
- бию осталарын, аерым башкаручыларны, парлы биючеләрне барлау, халыккатаныту;
- башка милләт биюләренә карата мәхәббәт уяту;
- үзешчән сәнгать коллективларының башкару осталыгын арттыру;
- районның бию традицияләрен саклау һәм үстерү;
- иҗат коллективлары арасында бию сәнгате аша үзара аралашу, ярышу һәм тәҗрибә уртаклашу.
Бәйгедә 5 яшьтән 60 яшькә кадәр үзешчән биючеләргә катнашу мөмкинлеге бирелде.
Бәйге 4 төрле яшь төркемендә оештырылды:
5яшьтән - 6 яшькә кадәр (балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр)
7яшьтән - 12 яшькә кадәр
13яшьтән - 17яшькә кадәр
18яшьтән - 60 яшькә кадәр
Ялгыз башкаручылар, парлы биючеләр,узешчән бию коллективлары да бәйге кысаларында сәхнә тотты.
Конкурсның номинацияләренә килгәндә, биредә төрле халык, милләт биюләре, кино, мультфильмнарда яңгыраган көйләргә куелган биюләр катнаша ала иде.
Авыл мәдәният йортлары, а выл мәктәпләре арасында әлеге бәйге 28 ноябрьдән 1декабрьгә кадәр дәвам итте.
2декабрь көнне исә район үзәгендә сайлап алу турлары гөрләде. Иртәнге сәгатьләрдә Актаныш сәхнәсендә балалар бакчалары, мәктәп коллективлары бию осталыкларын күрсәтсә, кичке якта мәгариф учреждениеләре, оешма, предприятиеләрнең бию коллективлары жюри алдында имтихан тотты.
"БиюМәйдан" биючеләр фестиваль-конкурсының Гала-концерты район мәдәният йортында киләсе атнада узар дип тәгаенләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев