Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта - "Бәлеш" бәйге - күргәзмәсе

9 октябрь көнне район мәдәният йорты фойесында "Халкыбызның милли ризыгы - Бәлеш" дип исемләнгән күргәзмә-бәйге үтте. Чара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылып, хөрмәткә лаек өлкән буынны үзенә туплады. Бәйгедә катнашу өчен төрле ризыктан - ит, кабак, бәрәңге, балан, ярмадан бәлеш пешерү, аның рецептын язу кирәк иде. Аш-су осталыклары белән уртаклашырга теләгән...

9 октябрь көнне район мәдәният йорты фойесында "Халкыбызның милли ризыгы - Бәлеш" дип исемләнгән күргәзмә-бәйге үтте. Чара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылып, хөрмәткә лаек өлкән буынны үзенә туплады.

Бәйгедә катнашу өчен төрле ризыктан - ит, кабак, бәрәңге, балан, ярмадан бәлеш пешерү, аның рецептын язу кирәк иде. Аш-су осталыклары белән уртаклашырга теләгән апалар биредә үзләренең таба ашларын тәкъдим иттеләр.

Махсус комиссия бәйге- күргәзмәдә катнашкан ризыкларга бәя бирде.

Район мәдәният йортына килгән һәркем бәлешләрне татып карап, аларны әзерләү юллары белән таныша алды бу көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев