Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе гөрли (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Яңа ел алдыннан райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе оештыру матур традициягә әверелде. Шул уңайдан 29 декабрь көнне район үзәгендә ярминкә гөрләде. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре райондашларыбызга тәкъдим ителде. Ярминкәгә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр - фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка...

Яңа ел алдыннан райондашларыбызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе оештыру матур традициягә әверелде.
Шул уңайдан 29 декабрь көнне район үзәгендә ярминкә гөрләде. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре райондашларыбызга тәкъдим ителде.
Ярминкәгә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр - фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән сөт, май, балык, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр.
Нигездә, продукция арасында иң күбе халыкта ихтыяҗ тудырган ит продукциясе иде.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттәхов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, җирлек башлыклары да танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев