Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе гөрли (ФОТОРЕПОРТАЖ)

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 4 март көнне Актанышта ярминкә үтте. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре райондашларыбызга тәкъдим ителде. Ярминкәгә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр - фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән сөт, май, балык, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр....

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 4 март көнне Актанышта ярминкә үтте. Бәйрәм ярминкәсендә үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре райондашларыбызга тәкъдим ителде.
Ярминкәгә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр - фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр,җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән сөт, май, балык, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр.
Нигездә, продукция арасында иң күбе халыкта ихтыяҗ тудырган ит продукциясе иде.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты белән район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев