Актаныш

Актанышта дәваланырга мөмкинлекләр күбәя

Соңгы елларда район үзәк хастаханәсе яңа медицина җиһазлары белән шактый гына тулыланды. Сентябрь, октябрь айларында тагын өч төрле яңа җиһаз кайтты. Дүшәмбе көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев хастаханәдә булып, аларның эшчәнлеге белән танышты. Медицинада табиблар белән медицина җиһазлары бер-берсенә шул тикле тыгыз бәйләнгән. Бик яхшы табиб булса да, заманча...

Соңгы елларда район үзәк хастаханәсе яңа медицина җиһазлары белән шактый гына тулыланды. Сентябрь, октябрь айларында тагын өч төрле яңа җиһаз кайтты. Дүшәмбе көнне муниципаль район башлыгы Фаил Камаев хастаханәдә булып, аларның эшчәнлеге белән танышты.
Медицинада табиблар белән медицина җиһазлары бер-берсенә шул тикле тыгыз бәйләнгән. Бик яхшы табиб булса да, заманча таләпләргә җавап бирә ала торган җиһазлар булмаса, ул авыруларга үз югарылыгында медицина ярдәме күрсәтә алмаячак. Ә иң алдынгы технологияләр, җиһазлар булып та, үз эшен намус белән башкаручы табиблар булмаса, авырулар шулай ук ярдәмсез калачак.
- Хастаханәгә өч төрле яңа җиһаз кайтты. Аларны без үзебез генә ала алмый идек. Муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы инициативасы белән Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, аның улы Айрат, оныгы Тимур Шәймиевләрнең ярдәме белән 3 миллион 800 мең сумлык җиһазлар алдык. Бу безнең өчен зур сөенеч булды. Чөнки әлеге аппаратлар ярдәмендә яман шеш авыруларын башлангыч стадиясендә үк ачыклап, аларны дәвалау мөмкинлеге туачак.
- Айрат Фидаелович, әлеге аппаратларга аерым тукталып, аңлатып үтсәгез иде.
- Ашказанын карый торган видеогастроскоп дигән аппарат ярдәмендә кешенең ашказанындагы җәрәхәтләрне, тайпылышларны видео аша экранда ачык итеп күреп була. Бу инде авыруларга төгәл диагноз куярга һәм дәвалау билгеләргә ярдәм итәчәк. Видеоколоноскоп дигән аппарат уникеилле эчәклекләрдәге тайпылышларны шулай ук экранда күрсәтәчәк. Әлеге җиһазлар белән табиблар Айрат Разетдинов һәм Марат Ямалтдинов эшли. Видеогастроскоп аша елына меңгә якын авыру карала. Шуның нәтиҗәсендә 200ләп кешедә ашказаны авырулары, ә 30га якын кешедә ашказаны яман шеше авыруы ачыклана. Видеоколонскоп аша елга 100ләп кеше тикшерелә.
Узган елдан уролог булып яшь белгеч Риназ Камалетдинов эшли башлады. Ул бездән җиһаз сораган иде. Ләкин, мөмкинлегебез булмау сәбәпле, ала алмаган идек. Инде менә ул да кайтты. Хәзер бәвел юлларын эндоскопик видеостойка белән күрү мөмкинлеге туды. Киләчәктә бәвел юлларындагы ташларны да үзебездә алу мөмкинлеге булачак. Элек мондый тикшеренүләр өчен Чаллыга, Казанга җибәрә идек.
Холтер мониторы дигән аппарат югары кан басымлы кешеләргә урнаштырыла. Ул хастаханәдә берәү генә, аның да ватылу очраклары була иде. Хәзер яңа ике аппарат өстәлде. Аның ярдәмендә тәүлек эчендә кешенең кан басымы ничек үзгәргән - шуны күзәтеп, нәтиҗә ясарга мөмкинлек туа. Инде чиратлар да азаер дигән өмет бар. Икенчесе ЭКГ буенча язылып бара, яңадан аны компьютерга тоташырып карап була. Әлеге аппаратларда Регина Латыйпова эшли. Бу тикшеренүләр барысы да бушлай эшләнә. ВТЭКка баручыларга, армия сафларына чакырылучыларга, стационарда дәваланучыларга бу тикшеренүләр кирәк булачак.
Фаил Камаев әлеге аппаратларның барысын да карап чыкты. Без аның фикерләре белән дә кызыксындык.
- Хастаханәләргә җиһазлар өзлексез кайтып торырга тиеш. Әгәр җиһаз булмый икән, табибларга эшләү катлаулана яки без авыруларны югары технологияле үзәкләргә озатырга тиеш булабыз. Җиһаз кайткан икән, районда яшәүчеләр аннан бушлай
файдаланырга тиешләр. Ә инде читтән килүчеләргә билгеле бер сумма түләтүгә мин каршы түгел. Миңа хастаханәгә барган идек, тикшеренү өчен акча сорадылар дигән сүзләр ишетелмәсен иде. Кеше тикшеренергә, төгәл диагноз алырга, кирәк булса, табиблардан консультация алып, дәваланырга тиеш.
Әлеге аппаратлар барысы да район халкы өчен бик кирәкле. Алардан нәтиҗәле файдалану мөһим. Бу җиһазларны булдыруда ярдәм иткәннәре өчен Минтимер Шәрип улына, Айрат Минтимер улына, Тимур Айрат улына рәхмәтемне җиткерәм.
Киләчәктә үзәк хастаханәнең ремонты буенча да эшлибез. Чөнки ул искерә, таләпләргә җавап бирми башлый. Әмма нинди генә бина төзеп куйсаң да, иң мөһиме - аның эчендә эшли торган кешеләре, аларның башкаларга булган мөнәсәбәте. Кешедә хастаханәгә карата начар фикер ишетелә икән, бу безне дә, хастаханә коллективын да бизәми. Әкренләп шушыларны бетерергә иде. Бөтен теләгем шул минем. Шифаханә белән дә танышып чыктым. Баш табибка андагы җиһазларны да яңартырга, кайнар су мәсьәләсен хәл итәргә кирәк дигән фикеремне җиткердем.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: