Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта егерменче нарасый теркәлде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Районыбызның бер гаиләсе өчен 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне - икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне әлеге гаиләдә, ике малайдан соң, көтеп алынган кызчык дөньяга аваз салды. Алсу һәм Рәмил Әхмәтовларга елмайды мондый олы бәхет. Әхмәтовлар гаиләсендә туган нәни Карина алар өчен өченче сабый булса, Актанышта ул егерменче бала булып...

Районыбызның бер гаиләсе өчен 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне - икеләтә бәйрәмгә әверелде. Бу көнне әлеге гаиләдә, ике малайдан соң, көтеп алынган кызчык дөньяга аваз салды.
Алсу һәм Рәмил Әхмәтовларга елмайды мондый олы бәхет. Әхмәтовлар гаиләсендә туган нәни Карина алар өчен өченче сабый булса, Актанышта ул егерменче бала булып теркәлде.
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева 15 март көнне яшь парны бәбиләре туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, пар канатлы итеп үстерүләрен теләде.
1 февральдән бәби алып кайтучы татарстанлыларга Илбашыбыз Рөстәм Миңнехановның котлау хаты тапшырыла башлады. Әхмәтовларга да әлеге тәбрик хаты ирештерелде.
Безне шулай тантаналы төстә котлаулары өчен район ЗАГС бүлегенә рәхмәтебез зурдан, - дип, сөенече белән уртаклашты Алсу Әхмәтова - Илбашы котлавы - бик дәрәҗәле бүләк. Гомерлеккә истә кала торган вакыйга булды бу.
Сүз уңаеннан, быел районда барлыгы 35 сабый дөньяга килгән, шуларның 20се - Актанышның үзендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев