Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләр хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да Актаныш районында Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе булган тантана 30 март көнне Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылды. Тантанада Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары,...

Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да Актаныш районында Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе булган тантана 30 март көнне Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында оештырылды.
Тантанада Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, Татарстан Фәннәр академиясе вицепрезиденты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Габдулла Тукай Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Илфак Ибраһимов,район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Заман нинди генә таләпләр куйса да, укытучының эш бер төп юнәлеше булып - вакытында балаларның сәләтен ачыклау һәм аларны үстерү күптармаклы системасы тора. Билгеле, ел саен районда, республикада үтеп килүче фән олимпиадалары укучыларда, бигрәк тә сәләтле балаларда, белемгә омтылыш тәрбияли.
Актаныш районы мәктәпләренең олимпиада нәтиҗәләре елдан-ел артуга бара - республика, төбәкара, Россия, Халыкара олимпиада нәтиҗәләре сөендерерлек. Саннарга күз салсак, 2017-2018 уку елында Актаныш районының 149 укучылары республика күләмендә 22 фән олимпиадасында катнашып, 62 гомуми урын яулаганнар. Аларның 7се - җиңүче булса, 55е призлы урын яулаган. Бедлем бирү йортларына аерым тукталсак, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары - 37, Актанышның икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе -13, Актанышның беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе 12 призлы урын иясе.
Ирешкән уңышлар шактый югары булса да, бу әле туктап калырга мөмкин дигән сүз түгел. Киләчәккә максат - үз позицияләребезне Россия, Халыкара олимпиадаларда ныгыту. Шуларда җиңүләр яулау, призлы урыннарны арттыру, - дип укучыларга да, укытучыларга да зур бурыч куйды Энгель Нәвап улы. Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе авыл мәктәпләрендә әлеге юнәлештә тиешенчә эш алып барылмауны ассызыклап, мәктәп директорларын, педагогларны тәнкыйть утында тотты. "Шул рәвешле авыл мәктәпләрендәге укучыларның киләчәгенә нокта куясыз сез, болай ярамый. Балада белемгә омтылыш тәрбияләргә кирәк",- дигән шелтә сүзләре дә аларга адресланган иде.
Чыннан да, авыл мәктәбендә укучы бала район үзәгендә белем алучыдан аерылып торырга тиеш түгел. Аларга да үз белемнәрен күрсәтеп, югары уңышларга ирешү мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Өстәвенә, Актаныш районында уку алдынгыларына һәрвакыт хөрмәт зур. Быелгы фән олимпиадалары җиңүчеләренә, призлы урын яулаучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга акчалата бүләкләр аеруча саллы иде. Россия күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларның төбәк этабында җиңүчеләргә - 15 мең сум (укытучыларына - 30 мең), призлы урынга ия булучыларга 10 мең сум (укытучыларына - 20 мең) сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңү яулаган һәм призлы урын алган укучылар җиде һәм биш мең (укытучылары - унбиш һәм ун мең) күләмендә акчалата бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев