Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләр хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

1 июнь көнне Актаныш районы мәдәният йортында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булып узды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Заман нинди генә таләпләр куйса да, укытучының эш бер төп...

1 июнь көнне Актаныш районы мәдәният йортында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булып узды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

Заман нинди генә таләпләр куйса да, укытучының эш бер төп юнәлеше булып - вакытында балаларның сәләтен ачыклау һәм аларны үстерү күптармаклы системасы тора. Билгеле, ел саен районда, республикада үтеп килүче фән олимпиадалары укучыларда, бигрәк тә сәләтле балаларда, белемгә омтылыш тәрбияли.
Актаныш районы мәктәпләренең олимпиада нәтиҗәләре елдан-ел артуга бара - республика, төбәкара, Россия, Халыкара олимпиада нәтиҗәләре сөендерерлек.
«Сәләтле балалар программасы"н гамәлгә ашыру, аерым фәннәрдән сәләтле балаларны ачыклау, сәләтләрен үстерү максатында Мәгариф министрлыгының №3767/13 боерыгы нигезендә бу уку елында район мәктәпләре арасында - 21, зонада - 1, республикада 21 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, район олимпиадаларында - 1660, зонада - 7, республикада 106 укучы катнашкан.
фотолар aktanysh.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев