Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта фән олимпиадаларында җиңүчеләр хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

30нчы май көнне Актаныш район мәдәният йортының тантаналар залында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү чарасы булып узды. Тантанада район башлыгының урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Заман нинди генә таләпләр куйса да, укытучының эш бер төп юнәлеше булып - вакытында балаларның сәләтен ачыклау...

30нчы май көнне Актаныш район мәдәният йортының тантаналар залында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү чарасы булып узды. Тантанада район башлыгының урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, укучылар, укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.
Заман нинди генә таләпләр куйса да, укытучының эш бер төп юнәлеше булып - вакытында балаларның сәләтен ачыклау һәм аларны үстерү күптармаклы системасы тора. Билгеле, ел саен районда, республикада үтеп килүче фән олимпиадалары укучыларда, бигрәк тә сәләтле балаларда, белемгә омтылыш тәрбияли.
Актаныш районы мәктәпләренең олимпиада нәтиҗәләре елдан-ел артуга бара - республика, төбәкара, Россия, Халыкара олимпиада нәтиҗәләре сөендерерлек.
2015 - 2016 уку елында район укытучыларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә республика, бөтенрәсәй, төбәк, халыкара фән олимпиадаларында 38 призлы урын яуланды. Соңгы 5 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бу уку елында безнен иң югары ирешкән үрләр. Олимпиада нәтиҗәләренең төп күрсәткече ул укучыларның җыйган баллары.
Бөтенрәсәй күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда безнең районнан барлыгы 35 укучы катнашкан, 8 призерыбыз бар.
Республика күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда барлыгы 69 укучы катнашкан, 3 җиңүче, 23 призер.
Чараның иң тантаналы мизгеле булып, "Гыйлем иясе - 2016" исеменә лаеклы аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең XI сыйныф укучысы Динар Булат улы Халирахмановны котлау булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев