Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта гүзәл затлар хөрмәтләнде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

4 март көнне район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмнең тантаналы мизгелләре район башлыгы Фаил Камаев тарафыннан җиткерелгән җылы теләкләр белән башланып китте. Ул хатын-кызларга өйдә дә, эштә дә зур сабырлык күрсәтеп башкарылган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Соңрак район җитәкчесе эшендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызга ТР...

4 март көнне район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
Бәйрәмнең тантаналы мизгелләре район башлыгы Фаил Камаев тарафыннан җиткерелгән җылы теләкләр белән башланып китте. Ул хатын-кызларга өйдә дә, эштә дә зур сабырлык күрсәтеп башкарылган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Соңрак район җитәкчесе эшендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызга ТР Мактау грамоталары тапшырды.
Шулай ук Актанышның гүзәл затларына котлау сүзләрен һәм матур теләкләрен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, "Благодарение" хәйрия фрнды җитәкчесе Фәрит Салихов җиткерделәр.
"Благодарение" хәйрия фонды бәйрәм уңаеннан кул эшләнмәләренә конкурс үткәргән иде, чарада Фәрит Салихов җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләрнең кул эшләнмәләре "Пучы картлар йортына" тапшырылды.
Бәйрәм чарасы районыбызның "Агыйдел" коллективы тарафыннан башкарылган концерт номерлары белән үрелеп барды.
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/860401.htm
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев