Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды

7 июнь көнне Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды: ат чабышы, капчык сугышы, ласты киеп йөгерү, кул көрәше, гер күтәрү, туры һәм авыш баганага...

7 июнь көнне Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды: ат чабышы, капчык сугышы, ласты киеп йөгерү, кул көрәше, гер күтәрү, туры һәм авыш баганага менү, күзне бәйләп чүлмәк вату, волейбол, озынлыкка сикерү, аркан тартыш, суга чумып балык тоту, "иң көчле" уены һәм милли көрәш бәйгеләрен халык тамаша кылды, рәхәтләнеп катнаша, ял итә алды.
Милли бәйрәмне рәсми рәвештә район башлыгы Фаил Камаев ачып җибәрде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен ирештерде, күңелле һәм хәвефсез ял теләде. Чарада шулай ук районыбызның олы кунагы ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Ул да актанышлыларга һәм кайткан кунакларга үзенең изге теләкләрен белдерде.
"Басулар ташландык яткан чорда, Актаныш үзенең басуларында 1 генә чүпкә дә бик борчыла. Бу күренеш инде актанышлыларны яхшы яктан гына бәяли. Башка күп кенә күрсәткечләр ягыннан да район республикакүләм уңышларга иреште һәм шушы темплар белән дәвам итәргә язсын", - дип ассызыклады министр.
Сабантуй флагын тантаналы рәвештә 2015 елның кыр батыры "Актаныш" агрофирмасы Нью-Холланд тракторында Грейт-Плейнз комплексын иярләүче Гафуров Нияз һәм 2014 ел көрәш батыры Сираев Раил күтәрделәр.
Бөтенхалык бәйрәмендә, аны рәсми ачу тантанасыннан соң, район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә йомгак ясалды, авылларда төзекләндерүгә бәя бирелде, хезмәттә зур казанышларга ирешкән алдынгыларны бүләкләү һәм данлау булды.
Районда язгы кыр эшләрен үз вакытында, тиешле техгологик таләпләрне үтәп, мул уңыш үстерүгә нигез салган хуҗалыкларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды:
• "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Салихҗанов Рәүхәт;
• "Нигез" хуҗалагы җитәкчесе Җәлилов Дамир;
• "Тамыр" хуҗалыгы җитәкчесе Мирзаянов Ильяс;
• "Наратлы" хуҗалыгы җитәкчесе Бариев Фагыйл;
• "Нур Баян" хуҗалыгы җитәкчесе Гәпсәләмов Айрат;
• "Таң" хуҗалыгы җитәкчесе Миңнеханов Рафис;
• "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фәтхиев Фарис;
• "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Хуҗин Хәлил;
• "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Сәхәбетдинов Рафик;
• "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Вәлиев Рамил;
• "Янаул" хуҗалыгы җитәкчесе Бикмухаметов Азат;
• "Нур" хуҗалыгы җитәкчесе Харисов Рәшит;
• "Эконом" хуҗалыгы җитәкчесе Кәримов Алмаз;
• "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе Гәлләмов Рәдис;
• "Саф" хуҗалыгы җитәкчесе Андерҗәнов Илфат;
• "Чиялек" хуҗалыгы җитәкчесе Гилметдинов Хәмзә.
Язгы чәчү кампаниясе барашында алтын бөртекләрне сыйфатлы итеп, иң күп күләмдә җир куенына салучы механизаторлар арасында, ярыш нәтиҗәләрен карап тикшергәннән соң, түбәндәге механизаторларга урыннар бирелде, җиңүче тасмасы тагылды һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды:
35 яшькә кадәрле механизаторлар арасында
• 1 урын - "Эконом" хуҗалыгыннан МТЗ - 82 тракторын иярләүче Мусин Илнар;
• 2 урын - "Башак" хуҗалыгыннан МТЗ - 1221 тракторын иярләүче Локманов Васил;
• 3 урын - "Чишмә" хуҗалыгыннан Челенджер тракторын иярләүче Шәйгәрданов Илмир
35 яшьтән югары механизаторлар арасында
• 1 урын - "Нур" хуҗалыгыннан МТЗ - 1221 тракторын иярләүче Хәкимов Илфат;
• 2 урын - "Наратлы" хуҗалыгыннан МТЗ - 1221 тракторын иярләүче Нуртдинов Илдус;
• 3 урын - "Нигез" хуҗалыгыннан Маккормик тракторын иярләүче Хаертдинов Рамис
Зур егәрлекле чәчү комплексы белән эшләүче механизаторлар арасында:
• 1 урын - "Тамыр" хуҗалыгыннан Челенджер тракторында ДМС комплексын иярләүче Самигуллин Алмас;
• 2 урын - "Әнәк" агрофирмасыннан Джон-Дир тракторында ДМС комплексын иярләүче Галиев Илнар;
• 3 урын - "Таң" хуҗалыгыннан Маккормик тракторында Агродиск комплексын иярләүче Идрисов Рәвис.
2015 елның кыр батыры исеме "Актаныш" агрофирмасы Нью-Холланд тракторында Грейт-Плейнз комплексын иярләүче Гафуров Ниязга бирелде, аңа "Кыр батыры" тасмасы кигезелде, тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук 2015 елның 5 аенда югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларның хезмәтен билгеләп, аларга алдынгылар тасмасы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Менә алар:
• "Нива" хуҗалыгыннан Сәгдиева Гөлнария;
• "Нигез" хуҗалыгыннан Ягудина Илсөяр;
• "Чишмә" хуҗалыгыннан Пылева Инсия;
• "Таң" хуҗалыгыннан Сәрвәретдинова Гөлнур;
• "Наратлы" хуҗалыгыннан Яппарова Дилүзә;
• "Нур Баян" хуҗалыгыннан Миннәхмәтова Венера;
• "Ташкын" хуҗалыгыннан Нәҗмиева Илиза;
• "Эконом" хуҗалыгыннан Вафина Фәүзия;
• "Актаныш" агрофирмасыннан Шәрхемуллина Наилә;
• "Әнәк" агрофирмасыннан Хуҗина Кәдрия.
Актаныш муниципаль районында чисталык икеайлыгы нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре арасында "Иң төзек авыл җирлеге" исемен Пучы, Яңа Әлем, Югары Яхшый, Актанышбаш, Киров авыл җирлекләренә бирелде. Авыл җирлеге башлыкларына район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә "Иң төзек оешма" исеменә кече нефть компаниясе, һөнәр техникумы, үзәк хастаханә, 1нче, 2нче мәктәпләр лаек булдылар. Оешма җитәкчеләре шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.
РФ авыл хуҗалыгы министры боерыгы нигезендә, югары һөнәри осталыгы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Тамыр" хуҗалыгы җитәкчесе Мирзаянов Ильяска "Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре" дигән исем бирелде.
ТР Президенты боерыгы белән күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүдәге казанышлары өчен "Таң" хуҗалыгы җитәкчесе Миннеханов Рафиска ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шулай ук Актаныш районының муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүне оешкан төстә үткәрүе өчен Теләкәй авылы башлангыч партия оешмасы "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Спорт инвентаре (өстәл теннисы) алуга сертификат белән бүләкләнде.
Яшьләр арасында Батыр булып Меңнәр авылыннан Камалов Ренат, ә абсолют Батыр булып Актаныш авылы егете Гараев Рәзил калдылар. Бәйрәмнән халкыбыз күңел күтәренкелеге белән ил-көнгә иминлек теләп таралышты.
http://aktanysh.tatarstan.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев