Актаныш

Актанышта Хәтер көне үткәрелде

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Ул 1991 елдан билгеләп үтелә башлады. Ел саен Хәтер көнендә халкыбызның фаҗигале язмышын тагын бер тапкыр хәтерләрдә яңартып, гаепсезгә гаепләнгән кешеләр искә алына, аларның балаларына, туганнарына азмы-күпме кадер-хөрмәт күрсәтелә. Быел да район социаль яклау бүлеге тарафынннан очрашу-митинг оештырылды. Анда район башкарма...

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Ул 1991 елдан билгеләп үтелә башлады. Ел саен Хәтер көнендә халкыбызның фаҗигале язмышын тагын бер тапкыр хәтерләрдә яңартып, гаепсезгә гаепләнгән кешеләр искә алына, аларның балаларына, туганнарына азмы-күпме кадер-хөрмәт күрсәтелә. Быел да район социаль яклау бүлеге тарафынннан очрашу-митинг оештырылды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашты.
Без үз тарихыбызны белергә тиеш. Хәзерге вакытта районыбызда илебезнең шушы олы фаҗигасе корбаны булган 23 кеше яши. Алар инде олы яшьтә. Балалары, оныклары да инде олыгаеп бара.
- Без ел саен бу очрашуга зур дулкынлану белән әзерләнәбез. Онытыла башлаган, әмма йөрәкләрдә тирән җәрәхәт булып сакланучы хатирәләрне кабат яңарту, төзәлмәс яраларны кире кыймылдату җиңел түгел. Ләкин бөтенләй искә алмау, тарихтагы хаталар турында уйланмау да дөрес булмас иде. Үз тарихыбызны өйрәнергә, киләчәк буынга тапшырырга, ялгышлыклардан гыйбрәт алырга тиешбез, - диде социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова.
Митинг Җиңү паркында сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган мемориаль такта янында башланып китте. Аннары Игелек үзәгендә авыр, әмма тарихи хакыйкать белән бәйле хатирәләр яңартылды. Анда шулай ук район үзәк хастаханәсеннән табибә Миләүшә Хаҗиева, район пенсия фондыннан Алмаз Сәетов, социаль яклау бүлеге консультанты Альбина Габдуллина, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев һәм репрессия корбаннары район комитеты җитәкчесе Ясүр Әхтәмов катнашты.
Тарих шаһит: 20 ел
дәвамында совет халкының тулы бер катлавы юкка чыгарыла. Никадәр язмышлар репрессиягә дучар була. Җинаятьтә гаепләнгәннәр, төзәтү лагерьларына җибәрелгәннәр, сөргеннәргә озатылганнар. Күпләренең гомере яшьли өзелгән. Гаиләләре җәбер-золымга дучар ителгән. Халык дошманы баласы, кулак баласы дигән ярлык тагып, кемнәрне генә кимсетмәгәннәр бу тормышта.
Дилбәр Әнвәрова:
- Бу - безнең тарих. Үзебезнең үткәнне искә алырга кирәк. Киләчәктә мондый хаталар, тетрәндергеч көннәр кабатланмасын. Дөньялар имин булсын, - дип, искә алу кичәсендә катнашучыларның хәлләрен сорашты.
Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте. Тормыш-көнкүрешләре хакында җанлы әңгәмә алып бардылар. Үзләрен борчыган сорауларына җаваплар таптылар. Кунак итеп чакырылучыларга район Советының күчтәнәч каплары бирелде.
Ачы язмышлар
Айшә Вахитова белән сөйләшеп киттек. Аның сөйләме безнең як кешесенекенә охшамаган. Бактың исә, Казахстанда туып-үскән икән. Әмма татарчаны белә. Әтисенең дә, әнисенең дә язмышлары аянычлы. Халык дошманнары балалары дигән ярлык белән туган якларыннан куылганнар.
- Минем бабам - әтиемнең әтисе Билал Вахитов репрессиягә эләккән. Ул Ульяновк өлкәсеннән. Районда кибете булган, кәрәчин саткан. Кулак дип, мал-мөлкәтен тартып алганнар. Әти бала булган ул вакытта. Ә әни ягыннан әби-бабамнар дини булганга репрессияләнгәннәр. Мин Казахстанда туганмын. Әбиемнәр-бабамнар белән Казахстан якларына җибәрелгән әти һәм әни бер-берсе белән шунда танышканнар. Әти-әнием бу хакта бер сүз дә сөйләмиләр иде. Шуңа күрә бу вакыйгалар турында аз беләбез. Бабам 1961 елда, әтием 1994 елда вафат булды. 2002 елдан Актанышта яшим.
Гавис Гаязов исә үз ягыбыз кешесе, Актаныштан.
- Мин бу очрашуга үземне кадерле кешеләрем - әтием белән әниемне искә алырга килдем, - диде ул. - Шушы яшемә җитеп бер сорауга һаман җавап таба алганым юк. Кемгә һәм ни өчен кирәк булды икән бу җәберләүләр? Мал-мөлкәтен тартып алырга, гаиләсеннән аерып, сөргенгә җибәрү нигә кирәк булгандыр? Әти Гаяз Шаһапов бу турыда сөйләргә һич яратмады. Ул 1880 елда туган. Сугышта катнашкан. Актанышта авыл Советы рәисе итеп сайлаганнар. 1924 елга кадәр шушы эшне башкарган, 1930 елда репрессиягә эләгә. Мин бу вакытта ике айлык бала булганмын. Әтине алып киткәннәр, бар мал-мөлкәтен тартып алганнар. Ярый әле, күршеләр әнигә ярдәм иткәннәр.
Чишмә авылыннан Җүәйрә Нәбиева үзләренең язмышлары турында елый-елый сөйләде. "Минем бу сөйләгәннәрне, зинһар өчен, газетага языгыз әле", - диде. 86 яшьлек Җүәйрә апаның йөрәк ярасын еллар да төзәтә алмаган.- Без үзебез Иске Әлемнән. Минем әтине колхозга кермәгән өчен репрессияләделәр, - дип, күңеленә җыелганнарын сөйли башлады ул. - Әткәем кайткач, без 7 бала үстек. Әмма кимсетүләр гомер буе диярлек барды. Укыганда да, эшли башлагач та "кулак баласы" дип кыерсыттылар. Шуңа карамастан, тырышып укыдык. Тормышта югалып калмадык. Туганнарым зур урыннарда эшләделәр. Үзем дә "Коммунистик хезмәт ударнигы" булып, лаеклы ялга чыктым. Апам 9 яшьтә, мин 40 көнлек бала булып калганбыз әтине кулга алганда. Әнкәй әйтә торган иде: "Амбардан эштән кайтканда, аяктагы чабатаны салып кага идем, бодай бөртеге ияреп кайта күрмәсен, дип". Шуларны уйласам, елый башлыйм. Кайчагында төнлә йоклый алмыйча, уйланып ятам. Хәзер инде тормышлар, Аллага шөкер, яхшырды. Балаларым бик әйбәт.
Язмышлар, язмышлар... Күпне күргән, күпне кичергән кешеләргә калган гомерләрен җан тынычлыгы, тән саулыгы белән яшәргә язсын, киләчәк буыннарга тыныч тормышлар насыйп булсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: