Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта Хәтер һәм матәм көне уңаеннан митинг узды (ФОТОЛАР)

Актаныш районыннан һәркайсы бөртеккә тиң 19573 кеше илне сакларга китә. Шуларның 8523е кире әйләнеп кайта алмады. 5 райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Ватан сугышы кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән дәһшәтле һәм авыр булды. Җиңү таңы атты. Ләкин бу Җиңү бик күп гомерләр бәрабәренә яуланды. Әлеге сугышта башларын салганнар чорлар...

Актаныш районыннан һәркайсы бөртеккә тиң 19573 кеше илне сакларга китә. Шуларның 8523е кире әйләнеп кайта алмады. 5 райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
Ватан сугышы кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән дәһшәтле һәм авыр булды. Җиңү таңы атты. Ләкин бу Җиңү бик күп гомерләр бәрабәренә яуланды. Әлеге сугышта башларын салганнар чорлар аша безгә эндәшәләр. Алар инде беркайчан да әйләнеп кайтмаячак, балаларын кочакларына алмаячак, оныкларын күрү бәхетенә ирешмәячәк...
Бүген, 22 июнь көнне - Бөек Ватан сугышы башланган көн, Актаныш муниципаль районында Хәтер һәм матәм көне буларак Җиңү паркы каршындагы мәйданда район халкы катнашында митинг белән узды.
Митингта район җитәкчелеге, район хәрби комиссариат вәкиле, ветераннар берләшмәсе җитәкчесе, шулай ук сугыш ачысын тойган сугыш чоры балалары чыгыш ясадылар, Руслан хәзрәт сугыш кырында һәлак булганнар рухына дога кылды.
Яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, ахырда мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.
чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев