Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта - Җиңү бәйрәме (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген, 9 май - Бөек Җиңү көне. Быел Бөек Җиңүнең 71 нче язын каршы алабыз! Бәйрәм чарасында районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты. Ул актанышлыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын укып узды. Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм...

Бүген, 9 май - Бөек Җиңү көне. Быел Бөек Җиңүнең 71 нче язын каршы алабыз!

Бәйрәм чарасында районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты. Ул актанышлыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын укып узды.

Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмнең төп кульминацион ноктасы парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды.

Район мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, кадет укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш сугыш мизгелләрен, Җиңү көнен чагылдырды. Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев