Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта ике ятим балага шәхси йорт ачкычлары тапшырылды (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актанышның Нөркә бистәсендә социаль ипотека программасы буенча әле август аенда гына алты гаиләгә яңа йортларның ачкычлары тапшырылган иде. Бүген, 27 октябрь, изге җомга көнендә Актанышта тагын ике өй туе гөрләде. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә йортлар яңа хуҗалары өчен үз ишекләрен ачты. Яңа йортларга күченүчеләр...

Актанышның Нөркә бистәсендә социаль ипотека программасы буенча әле август аенда гына алты гаиләгә яңа йортларның ачкычлары тапшырылган иде. Бүген, 27 октябрь, изге җомга көнендә Актанышта тагын ике өй туе гөрләде.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә йортлар яңа хуҗалары өчен үз ишекләрен ачты. Яңа йортларга күченүчеләр кайчандыр гаилә назыннан мәхрүм ителгән ятим балалар икәнен исәпкә алсак, алар өчен өйле булу куанычының никадәр зур икәнен аңлатып тору артыктыр, мөгаен.
Районда әлеге программа 2009 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы нигезендә моңарчы ятимнәргә йортлар Яр Чаллы шәһәренннән яки икенчел торактан бирелгән булса, хәзер яшьләрне авыл җирлегендә калдыру максатыннан ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аларга авылларда да йорт салып бирә башлады. Районда менә шундый бар уңайлыклары булган тәүге йорт узган елның 8 ноябрендә Актаныш авылы Баян Дәүләтов 33 адресы буенча файдалануга тапшырылган иде.
Бүген исә мондый бәхет Бикчәнтәй авылында тәрбияләнгән Анисимов Виталийга һәм Иске Кормаш авылында туып, гаилә җылысын Сарман районында тапкан Хабибуллина Гөлнарага елмайды.
Гомуми мәйданы 36квадрат метрны тәшкил иткән әлеге шәхси йортларда бәхетле гомер кичерер өчен барлык шартлар да тудырылган. Тиз торгызыла торган махсус проект буенча сафка баскан бу йортларда хәтта мунча да бар. Моннан тыш йорт янына терлек асрау өчен сарае да корылган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев