Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта "Илбашы" китабы тәкъдир ителде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Язучы Рабит Батулланың Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турындагы китабы дөнья күрде. Ул аны «Илбашы» дип атаган. - Әлеге китап әдәби-документаль әсәрләр җыелмасы. Биредә 76 хикәя язылды. Төп-төгәл документлар да, аннан соң язучы фантазиясенең Минтимер Шәриповичның мантыйгына буйсына торган өлешләре дә бар. Без бит бер чоргы кешеләр. Балачагыбыз, яшьлек елларыбыз...

Язучы Рабит Батулланың Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турындагы китабы дөнья күрде. Ул аны «Илбашы» дип атаган.
- Әлеге китап әдәби-документаль әсәрләр җыелмасы. Биредә 76 хикәя язылды. Төп-төгәл документлар да, аннан соң язучы фантазиясенең Минтимер Шәриповичның мантыйгына буйсына торган өлешләре дә бар. Без бит бер чоргы кешеләр. Балачагыбыз, яшьлек елларыбыз бер вакытка туры килә. Икебез дә әти-әниләр белән бергә абзарда, мал-туар тирәсендә кайнашып чыныкканбыз, үскәнбез, карашлар да охшаш. Икебез дә ат яратабыз. Кыскасы, хәтта язучы фантазиясе кергән өлешләрдә дә ялган юк. 76 хикәянең нигезенә Минтимер Шәрипов үз-үзен белә башлаган вакытта, ягъни дүрт яшьләр тирәсендәге вакыйгалардан башлап бүгенге көнгә кадәрге хәлләр салынган. Аның нинди сәяси һәм милли киртәләр аша узуы, аларны үзенең акылы, зиһене һәм кешелеклеге аркасында ничек җиңеп чыгуы турында тасвирлана, - дигән иде "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә Рабит әфәнде.
Язның беренче көнендә исә әлеге әдәби әсәр формасындагы документаль роман актанышлыларга тәкъдир ителде. Бирегә оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, укытучылар, укучылар, гомумән, барлык район халкы чакырулы иде.
Тәкъдир итү кичәсендә әлеге китап авторы үзе - Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, прозаик Роберт Мөхлис улы Батуллин (Рабит Батулла), ТР Язучылар берлеге рәисе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Данил Салихов, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире, Татарстанның Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Илфак Ибраһимов, "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире, Ф.Хөсни, Г. Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәгнать эшлеклесе, прозаик Камил Кәримов, Татар Республика инкассация идарәсе башлыгы, Казанда Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Васил Вахитов , ТРның журналистлар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева , "Казан утлары" журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев, Татарстанның М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, К. Тинчурин исемендәге театр артисты Артем Пискуновлар катнашты.
Кичә дәвамында мөхтәрәм затлар сәхнәгә күтәрелеп, Актаныш улы - Минтимер Шәймиев, аның белән бәйле вакыйгалар хакында бәян иттеләр.
- Бу инде хәзер минем китап түгел, ә халыкныкы. Эшемнән канәгать калдым. Ә инде халык ни әйтер, анысын соңрак белербез, - диде Рабит Батулла үз чыгышында.
Әдәби кичә "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле тарафыннан оештырылган матур концерт номерлары белән үрелеп барды.
Чара ахырында район башлыгы Фаил Камаев исеменнән аның урынбасары Илфак Бариев "Илбашы" китабының авторы Рабит Батуллага рәхмәт хаты тапшырды.
Искәртеп үтәбез, тулы исеме "Илбашы. Татарстан Республикасының беренче Президенты, татар халкының олуг шәхесе Минтимер Шәймиев турында хикәяләр" дип аталган китап 2000 тираж белән Татарстан китап нәшриятендә басылып чыкты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев