Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта имам-мөхтәсиб кандидатурасы расланды

Бүген, 24 май көнне, районның Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы булды. Җыелышта район аппарат җитәкчесе Айдар Хаев, район Аксакаллар Шурасы рәисе Ләес хәзрәт Гәлләмов, авыл имамнары катнашты. Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт имамнарга Рамазан ае һәм Ураза тоту тәртипләре турында сөйләде. Аннары Актанышбаш имамы Мөдәрис хәзрәт...

Бүген, 24 май көнне, районның Җәмигъ мәчетендә имамнар җыелышы булды. Җыелышта район аппарат җитәкчесе Айдар Хаев, район Аксакаллар Шурасы рәисе Ләес хәзрәт Гәлләмов, авыл имамнары катнашты.
Җыелыш Коръән сүрәләре уку белән башланды. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт имамнарга Рамазан ае һәм Ураза тоту тәртипләре турында сөйләде.
Аннары Актанышбаш имамы Мөдәрис хәзрәт Ханов имам-мөхтәсиб вазыйфасына моңарчы да районда бу эшне зур җаваплылык белән башкарган Руслан хәзрәт Мортазинны тәкъдим итте.
Имамнар да әлеге кандидатурага каршы килмәделәр - ачык тавыш бирү юлы белән ул бертавыштан сайланды.
Актаныш муниципаль районы аппарат җитәкчесе Айдар Хаев сайланган имам-мөхтәсибкә хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә үзара килешеп һәм аңлашып эшләвен, районның дини вазгыятен туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә нәтиҗәле эшләвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев