Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта инвалидлар ункөнлеге уңаеннан чаралар планы

Белем көне. Мәктәпләрдә "Мин тормышны яратам!" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү. Инвалид балаларның әти-әниләре белән бергә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә катнашулары - 4-5 декабрь. Балалар иҗат үзәгендә "Ак торналар" инвалид балаларның иҗат эшләре күргәзмәсе - 5 декабрь. Театр һәм кино көне. Инвалид балалар өчен район сәнгать мәктәбе коллективының театральләшкән тамашасын күрсәтү, киносеанслар...

Белем көне.
Мәктәпләрдә "Мин тормышны яратам!" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү. Инвалид балаларның әти-әниләре белән бергә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә катнашулары -
4-5 декабрь.
Балалар иҗат үзәгендә "Ак торналар" инвалид балаларның иҗат эшләре күргәзмәсе - 5 декабрь.
Театр һәм кино көне.
Инвалид балалар өчен район сәнгать мәктәбе коллективының театральләшкән тамашасын күрсәтү, киносеанслар оештыру - 5 декабрь.
Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне.
Оешмалары булмаган инвалидларда мәктәп укучылары булып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итү, концерт номерлары күрсәтү, үзләре эшләгән сувенирларны, күчтәнәчләр бирү - декада дәвамында.
"Без сезнең белән!" девизы астында, урын өстендә ятучы һәм онкология белән авыручы инвалид балаларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау - декада дәвамында.
Район Советы депутатларының урын өстендә ятучы, I төркем инвалидларның өйләрендә булып, хәлләрен белүләре, яшәү шартлары белән танышулары - декада дәвамында.
Спорт һәм сәламәтлек көне.
Шахмат, шашка ярышы - 5 декабрь.
Бөтен төр категория инвалидлар катнашында "Актаныш" спорт комплексында спорт ярышлары - 6 декабрь.
Игътибарлылык көне.
Район мәдәният йортында театральләшкән тамаша - 7 декабрь.
Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү - декада дәвамында.
Балалар иҗат үзәгенә йөрүче балаларның Пучы интернат йортында чыгышы - 4 декабрь.
Китапханә көне.
"Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк" китап күргәзмәсе, әдәби күзәтү. Инвалид китап укучыларның өйләренә китаплар илтү - 1-10 декабрь.
Юридик ярдәм көне.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү - 7 декабрь.
Музей көне -9 декабрь.
Игелек һәм хәйрия көне.
Игелек марафоны үткәрү.
Инвалидларның кул эшләре күргәзмәсе. "Ак торна" бәйгесенә нәтиҗә ясау һәм иҗади эшләрдән күргәзмә оештыру - 11 декабрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев