Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта Ирек Салихов призына “Көчлеләр бәйгесе” үтте (+ФОТОЛАР)

Актаныш районы спортта сынатырга яратмый. Нинди төр ярышны алсак та, районыбызның горурланырлык, мактанырлык дәрәҗәле урыннары бар. Билгеле булганча, җиңү җиңел бирелми. Аның нигезендә еллар буе салынган хезмәт ята. Чаңгы спорты да райондашларыбызның яратып өлгергән шөгыле. Җитәкчеләрдән алып бакчага йөрүче балаларга кадәр битараф түгел бездә бу спорт төренә. Актанышта чаңгы ярышлары...

Актаныш районы спортта сынатырга яратмый. Нинди төр ярышны алсак та, районыбызның горурланырлык, мактанырлык дәрәҗәле урыннары бар. Билгеле булганча, җиңү җиңел бирелми. Аның нигезендә еллар буе салынган хезмәт ята.
Чаңгы спорты да райондашларыбызның яратып өлгергән шөгыле. Җитәкчеләрдән алып бакчага йөрүче балаларга кадәр битараф түгел бездә бу спорт төренә. Актанышта чаңгы ярышлары район башлыгы призына да, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бүләгенә дә, РСФСРның атказанган табибәсе Зифа Исламова истәлегенә дә даими оештырылып тора. Райондашларыбызны Кыш бабай да чаңгы трассасына бастыра. Узган ел бездә тәүге тапкыр төнге чаңгы шуулар да оештырылды. Мондый төр ярышларда катнашучылар өчен кызыксындыру бүләкләре дә саллы була. Аеруча мәктәп укучылары көтеп ала ярышларны.
Язның икенче ае башланса да, "Бүләк" чаңгы трассасы чаңгычыларсыз тормый. 1 апрель көнне биредә якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов призына "Көчлеләр бәйгесе" үтте. Яшь үзенчәлеге буенча берничә категориядә оештырылган әлеге ярышның да бүләк фонды бай иде. Беренче урынга ия булучылар өчәр мең сумга ия булса, икенче урын өчен - ике, өченче урын өчен бер мең сум күләмендә акчалата призлар тапшырылды.
60 артык чаңгычыны җәлеп иткән "Көчлеләр бәйгесе"ндә мәктәп укучылары гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә бик теләп катнашты, дип ассызыклады оештыручылар. 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасындагы ярышта катнашып, җиңүче исеменә лаек булган Земфира Шәехова, Илфат Иманаевлар бу көнне спортка тугрылыкларын гына күрсәтеп калмадылар, яшь буынга үрнәк тә күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев