Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта коляскалар парады үтте (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актанышта 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, "Бала коляскалары парады" узды. Бәйгене оештыручылар: Актаныш үзәк балалар китапханәсе. Бәйгенең максатлары булып җәмгыятебездә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә традицияләрен саклауда булышлык итү, ата - аналарның иҗади сәләтләрен ачу тора. Бәйге шартлары буенча, катнашучылар балалар коляскасын (бала утырып йөри торган төрле...

Бүген Актанышта 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, "Бала коляскалары парады" узды. Бәйгене оештыручылар: Актаныш үзәк балалар китапханәсе. Бәйгенең максатлары булып җәмгыятебездә гаиләнең абруен күтәрү, гаилә традицияләрен саклауда булышлык итү, ата - аналарның иҗади сәләтләрен ачу тора.
Бәйге шартлары буенча, катнашучылар балалар коляскасын (бала утырып йөри торган төрле җайланмалар) йөртергә комаучалык тудырмый торган төрле җайланмалар, аксессуарлар кулланып бизәргә тиешләр иде. Әниләр, әбиләр колясканың бизәлгән темасына туры китереп, үзләре театральләштерелгән костюмнардан иде.
Балачак бәйрәмен тамаша кылырга балалар бакчаларыннан нәниләр, мәктәп укучылары, әбиләр, әниләр килгән иде.
20гә якын коляска бу көнне бәйгедә катнашты. Алар арасында атлы принцессалар, корабльдәге капитаннар, нәни шәфкать туташлары, йомырка эчендәге чебиләр дә бар иде. Берсеннән берсе оригиналь, матур коляскалар арасыннан җиңүчеләрне билгеләү, әлбәттә, җиңел булмады.
Парад җиңүчеләре итеп түбәндәге гаиләләр танылды:
I урын - Габдахмановлар
II урын - Мирзаяновлар
III урын - Нәбиевлар
Актанышта коляскалар парады тәүге тапкыр үтте. Киләсе елларда мондый төр бәйгеләрдә катнашучылар тагын да күбрәк булыр дигән өметтә калды оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев