Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта “Комбайннар парады” узды

Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, 6 июль көнне районыбызның 7 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Аның төп максаты булып техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора. Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде - комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы,...

Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, 6 июль көнне районыбызның 7 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Аның төп максаты булып техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора.
Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде - комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы), хуҗалыкларда комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарының булуына игътибар ителде. Комиссия Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек Министрлыгы вәкиле - "Татагролизинг" җәмгыятенең баш инженеры Нурсил Вәлиев рәислеге астында булды.
- Без Республикабыз районнарына комиссия белән комбайннарның комплекслы әзерлекләрен карарга чыктык. Әйтергә кирәк, Актаныш районы гомер-гомергә фидакарь хезмәт куючы игенчеләре белән аерылып тора, техникасы әзер. Шушы куелган хезмәтнең нәтиҗәсе зур уңыш алу белән төгәлләнсен иде, - дип белдерде ул.
Комиссия составында шулай ук Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әйдәп баручы белгечләре дә бар иде.
Агымдагы уракта 1 комбайнга якынча 600 гектардан артык мәйдан туры киләчәк. Ә бу йөкләнеш күп дигән сүз.
- Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә бүгенге көндә районда игенчелек культ дәрәҗәсендә. Шөкер, кырларда икмәк бар, әмма җиңел суларга иртәрәк әле. Һава торышы ничек килер. Шуның өчен бер генә минутны да кулдан ычкындырмыйча, хәвеф-хәтәрсез, сәламәт булып мул уңыш алырга язсын,-дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов.
Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев комбайннарын тиешенчә төзекләндергән һәм урып җыюга тулысынча әзер булган кыр корабы хуҗаларына акчалата бүләк тапшырды.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев