Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта күп фатирлы йорт хуҗаларын ниләр борчый?

27 ноябрь көнне район башлыгы Фаил Камаев коммуналь тармакта хезмәт куючылар һәм Актаныш авылында күп фатирлы йортларның яшәү барышында йорттагы көндәлек мәшәкатьләрдән, йорттагы яшәү сулышыннан хәбәрдар торучы җаваплы кешеләр белән очрашып, фикерләр, тәкъдимнәр, йорт хуҗаларын борчыган мәсьәләләр белән танышты. Сораулар күп булды. Шунлыктан киләчәктә мондый очрашулар ай саен үткәрелү хупланды....

27 ноябрь көнне район башлыгы Фаил Камаев коммуналь тармакта хезмәт куючылар һәм Актаныш авылында күп фатирлы йортларның яшәү барышында йорттагы көндәлек мәшәкатьләрдән, йорттагы яшәү сулышыннан хәбәрдар торучы җаваплы кешеләр белән очрашып, фикерләр, тәкъдимнәр, йорт хуҗаларын борчыган мәсьәләләр белән танышты.
Сораулар күп булды. Шунлыктан киләчәктә мондый очрашулар ай саен үткәрелү хупланды. Йортлардагы җаваплы кешеләр үзләренең сүзләрен, иң элек, йортта яшәүчеләр җиткерергә кушып, гозерләнеп әйттеләр, дип башладылар.
Күпфатирлы йортларда башкарылган капиталь төзекләндерү эшләренең сыйфаты, төзүчеләр хилафлыгы аркасында аккан-тамган урыннар, подвалларның торышы, канализация челтәренең төзеклеге, ОДН, электән салынган йортлардагы фатирларда газ хисаплагычы урнаштыру, кичекмәстән төзекләндерү соралучы таш йортлар, балалар мәйданчыкларын куркынычсыз урынга - машина хәрәкәтеннән ераккарак урнаштыру - һәммәсе дә игътибардан читтән калмады. Сораулар кимчелекләрне төзәтү, эш оештыру өчен язып алынды.
Ягулык сезоны башлангач, ел дәвамында җылылык өчен түләү суммасы быел сигез ай эчендә - сентябрь-апрель айларында түләнә. Шунлыктан, коммуналь хезмәт өчен айлык түләү хисапларындагы түләү суммасы да артты. Аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр, пенсионерлар өчен бу сумма гаилә бюджетына сизелерлек йогынты ясый. Шунлыктан, коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидия алу ихтыяҗы барлыкка килә (субсидия алу тәртибе, кирәкле белешмәләр хакында газетабызның алдагы санында танышырсыз). Шул ук вакытта дөньяда, гаиләсендә гаме булмыйча, тотрыксыз яшәү рәвеше алып баручылар фатирда тудырылган уңайлыклар, су, газ, ут өчен түләү кирәклеген дә онытып җибәрергә мөмкиннәр. Һәр төр категориянең холык, яшәү үзенчәлекләрен белеп, аерым якын килү кирәк.
Коммуналь хуҗалык күрсәткән хезмәтләр өчен айныкын-айга түләп бару бүген исәп-хисап ясауда акча әйләнешенең өзлексез башкарылуын тәэмин итә. Чөнки коммуналь хуҗалык газ һәм башка төр чималдан файдаланган өчен алдан түләү тәртибе белән эшли. Базар шуны катгый таләп итә. Шунлыктан, вакытында коммуналь хезмәтләр өчен түләми, зур суммада бурычлары җыелган 20 гражданга бурыч суммаларын юллап алу өчен судка гаризалар әзерләнгән. 100дән артык кеше кисәтү кәгазьләре алганнан соң бурычларын түләгән.
Күрсәтелгән коммуналь хезмәтләргә айлык түләп баруда, фатир хуҗалары белән аңлашып яшәүдә һәм йортның чисталыгына, пөхтәлегенә, имин яшәвенә ирешүдә йортлардагы җаваплы затларыбызның тынгысыз һәм кайгыртучан эшчәнлеге аеруча да үзен сиздерә.
Гамьсез, гаугалы тормышта яшәүчеләрдән, исерткеч эчемлекләр кулланып подъездларда утыручылардан сакланып, подъезд ишекләрен дә бикләп йөриләр алар, кискен очракларда эчке эшләр бүлегенә дә хәбәр бирәләр. Йортның күркәм, матур, чиста булуы өчен дә башлап йөриләр. Мәсәлән, Ленин проспектындагы 117 нче йортта быел капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Подъездда үсеп утыручы гөлләргә күрше йортларда яшәүчеләр дә сокланып карап үтә. Аннан соң, биредә фатир хуҗалары бергәләп җыелып, подвалны чистартуда өмә оештырганнар - өч арба чүп түктек, диләр. Аңлашылмаган очраклар килеп тумас өчен әлеге йортта яшәүчеләрдән подвал ачкычларын да җыеп алганнар. Үз белдеге белән подвалга төшеп, җылылык челтәрендәге краннарны ачып-ябып йөрүчеләргә шул рәвешле юлны япканнар.
Сөйләшү җанлы һәм эшлекле барды. Һәр сорауга район башлыгы Фаил Камаев, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Римма Кустова, "Яран" торак-милекчеләр ширкәте җитәкчесе Рәшит Фәрдиев нигезле җавапларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев