Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА - КВН-2017: Ни телибез – шуны эшлибез, ни кушалар – шуны телибез (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

21 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 18 нчы сезонга йомгак ясады. Зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 24 команда катнашты, аларда 300гә якын үзешчән чыгыш ясады. Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән җиде команда - Чалманаратның "Җиде нарат ", Иске Сәфәрдән "Зимагурлар", Кировның "Шаек", Яңа Әлемнән "Яңа гасыр", Кәзкәйдән "Шырлык", Күҗәкәдән...

21 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 18 нчы сезонга йомгак ясады.
Зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 24 команда катнашты, аларда 300гә якын үзешчән чыгыш ясады.
Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән җиде команда - Чалманаратның "Җиде нарат ", Иске Сәфәрдән "Зимагурлар", Кировның "Шаек", Яңа Әлемнән "Яңа гасыр", Кәзкәйдән "Шырлык", Күҗәкәдән "Хуҗалар", Пучы авыл җирлегеннән "Дөбер-шатыр" командалары финал уеннарында көч сынашты.
Быел квнчыларга тәкъдим ителгән тема "Ни телибез - шуны эшлибез, ни кушалар - шуны телибез" дип аталды. Сәламләү, ачык сәхнә, музыкаль осталык дәресе биремнәрендә уенчыларның теманы ни дәрәҗәдә ачуларына да игътибар итте жюри - район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегеҗитәкчесе Илшат Габделхаев , Актаныш технология техникумы мөгалиме Рөстәм Мусин, район мәдәният йортының методик үзәк җитәкчесе Нәзлия Гобәева, Татарстан Республикасы торак-коммуналь фондының Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча бүлек җитәкчесе Сиринә Шәехова, район мәдәният йортының халык театры режиссеры Нур Хөсәеновлар.
Онытылып көлде, яратып карады, алкышлап хуплады тамашачы уенчыларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев