Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта - КВН I : Тамашачы онытылып көлде, яратып карады, алкышлап хуплады уенчыларны ( + ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

24 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 17 нчы сезонга йомгак ясады. 17 - 20 октябрь көннәрендә зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 24 команда катнашты, аларда 300гә якын үзешчән чыгыш ясады. Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән алты команда - Зөбәер мәдәният йортының "Куык", Иске Байсардан "БСШ", Иске Богадыдан "Каенсаз", Яңа...

24 октябрь көнне район мәдәният йортында квнчылар 17 нчы сезонга йомгак ясады.
17 - 20 октябрь көннәрендә зона ярышларында 25 авыл җирлегеннән 24 команда катнашты, аларда 300гә якын үзешчән чыгыш ясады.
Зона бәйгеләрендә җиңүче авыл җирлекләреннән алты команда - Зөбәер мәдәният йортының "Куык", Иске Байсардан "БСШ", Иске Богадыдан "Каенсаз", Яңа Әлемнән "Яңа гасыр", Кәзкәйдән "Шырлык", Иске Кормаштан "Базар", Әтәс җирлегеннән "Калай әтәч" командалары финал уеннарында көч сынашты.
Быел квнчыларга тәкъдим ителгән тема "Көймәң комга терәлсә..." дип аталды. Сәламләү, ачык сәхнә, музыкаль осталык дәресе биремнәрендә уенчыларның теманы ни дәрәҗәдә ачуларына да игътибар итте жюри - район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегеҗитәкчесе Илшат Габделхаев , Актаныш технология техникумы мөгалиме Рөстәм Мусин, район мәдәният йортының методик үзәк җитәкчесе Нәзлия Гобәева, Татарстан Республикасы торак-коммуналь фондының Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча бүлек җитәкчесе Сиринә Шәехова, район мәдәният йорты хормейстеры Лилия Мостафина Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат мөгалиме ЛенарХөсәенов.
Онытылып көлде, яратып карады, алкышлап хуплады тамашачы уенчыларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев