Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта "Кыр батыры -2017" билгеле булды

15 июль көнне Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмне рәсми рәвештә район башлыгы Фаил Камаев ачып җибәрде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен ирештерде, күңелле һәм хәвефсез ял теләде. Чарада шулай ук районыбызның олы кунагы Федераль...

15 июль көнне Актанышта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды.
Милли бәйрәмне рәсми рәвештә район башлыгы Фаил Камаев ачып җибәрде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен ирештерде, күңелле һәм хәвефсез ял теләде. Чарада шулай ук районыбызның олы кунагы Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты. Ул да актанышлыларга һәм кайткан кунакларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме уңаеннан юлланган котлавын ирештерде, үзенең изге теләкләрен белдерде.
Традиция буенча, быел да бәйрәмнең ачылу тантанасыннан соң ук Актаныш районының кыр батыры билгеләнде. Әлеге дәрәҗәгә быел "Әнәк" агрофирмасыннан Марат Хәйретдинов лаек дип табылды.
Аңа "Кыр батыры 2017 " тасмасы кигезелде, тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев