Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта Кыш бабайлар парады үтте (+ФОТОЛАР)

Бер бәйрәмдә бер Кыш бабай гына күреп ияләшкән райондашларыбыз, мөгаен, бүген үзләрен Кыш бабайлар илендә кебек хис иткәннәрдер. Иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгенең төрле почмакларында Кыш бабайлар күренә башлаган иде. Көндезгә алар барысы бергә Ленин паркында очрашты. Бү мизгелләр, чыннан да, әкияти иде: 60ка якын Кыш бабай, Кар кызы, алрның...

Бер бәйрәмдә бер Кыш бабай гына күреп ияләшкән райондашларыбыз, мөгаен, бүген үзләрен Кыш бабайлар илендә кебек хис иткәннәрдер. Иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгенең төрле почмакларында Кыш бабайлар күренә башлаган иде. Көндезгә алар барысы бергә Ленин паркында очрашты. Бү мизгелләр, чыннан да, әкияти иде: 60ка якын Кыш бабай, Кар кызы, алрның юлдашлары, райондашларга янә бер тапкыр бусагада Яңа ел икәнен искәртте.
Өстән тамып торган тамчы да, сөттәй ак томан да Актаныштагы Кыш бабайлар парадына комаучау итә алмады. Яңа ел символлары парк аша үтеп, Актаныш урамнары буйлап Үзәк чыршы урнашкан мәйданга юнәлделәр. Алар урамдагы һәркемне бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен ирештерде.
Җәяүлеләр Кыш бабайларны якынга ук килеп тамаша кылды, алар белән фотосурәткә төшәргә ашыкты. Машиналар исә елга бер генә урам ямьли торган могҗизаи затларны туктап уздырдылар.
Үзәк мәйданда Кыш бабайларны халык белән бергә ярышлар да көтә иде. Район үзәгендәге 14 оешма, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәп коллективларының Кыш бабайлары таудан чанага утырып та шуып төштеләр, лабиринттан да үттеләр, чаңгы да шудылар, көзгедәй ялтырап торган бозлы тауга йөгереп тә менделәр. Шул рәвешле бик кызыклы һәм күңелле тамашага әйләнде парад.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев