Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта кышкы сезон ачылды

Иртәдән дулаучы буран кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышлары башлангач, тына төште - "Бүләк" чаңгы трассасында җитезлектә узышучыларга җиңелрәк,тынычрак булсын дигәндер, күрәсең. 10 декабрь көнне Теләкәй, Качкын һәм Сәфәр командаларыннан тыш, калган бар мәктәпләрдән барысы 151 чаңгычы ярышты биредә. Күҗәкә һәм Актанышның 1нче мәктәбе командалары - 1, Әтәс һәм 2нче...

Иртәдән дулаучы буран кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышлары башлангач, тына төште - "Бүләк" чаңгы трассасында җитезлектә узышучыларга җиңелрәк,тынычрак булсын дигәндер, күрәсең.
10 декабрь көнне Теләкәй, Качкын һәм Сәфәр командаларыннан тыш, калган бар мәктәпләрдән барысы 151 чаңгычы ярышты биредә.
Күҗәкә һәм Актанышның 1нче мәктәбе командалары - 1, Әтәс һәм 2нче мәктәп - 2, Уразай һәм кадет мәктәпләре 3 урынга лаек булдылар. Югары сыйныф укучылары ярышында исә җиңүне 2нче мәктәп командасы яулады. 1нче мәктәп - 2, кадет мәктәбе 3 урынга ия булдылар.
Шәхси беренчелектә Алинә Хәбибуллина (Әтәс), Алинә Хурамшина (2нче мәктәп), Илфар Фатыйхов (Әтәс), Наил Ялалов (1нче мәктәп), Таңсылу Таҗиева (2нче мәктәп), Данил Кирамов (2нче мәктәп) - җиңүчеләр. Юлия Маликова (Күҗәкә), Рената Мөхәмәтдинова (1нче мәктәп), Таһир Фазлыев (Күҗәкә), Илгизәр Мохитов (2нче мәктәп), Ирина Муллаянова (2нче мәктәп), Динар Галимулин (техникум) - 2; Әдилә Маликова (Күҗәкә), Зәйнәп Яхшыгулова (1нче мәктәп), Рияз Шәяхмәтов (Уразай), Айдар Галләмов (1нче мәктәп), Регина Минһаҗева (1нче мәктәп), Алгиз Гарипов (техникум) 3 урыннарны яуладылар. Остазлардан Равил Хаҗиев - 1 (1нче мәктәп), Илфак Нәбиев (Чалманарат) - 2, Ирек Мөхәммәтов (1нче мәктәп) 3 урыннарга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев