Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта кышкы ярминкә (+ФОТО)

Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булды. Кышкы ярминкәгә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә...

Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булды.

Кышкы ярминкәгә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылыр тәкъдим иткән продукцияләр белән танышып чыктылар. Товар ассортименты бик күп һәм аның сыйфаты шик тудырырлык түгел иде: сыер, каз, күркә ите, берничә төр казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал,татар халык камыр ризыклары һәм башкалар.

Ярминкәгә килгән халык тәкъдим ителгән товарларны яратып алды, шулай булгач, кәнәгать калды дип , нәтиҗә ясарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев