Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА - КЫЗУ УРАК ӨСТЕ: Минуты да исәптә ( + ФОТОЛАР)

Районыбыз кырларын бүген 92 комбайн иңли. Үстерелгән икмәкне түкми-чәчми җыеп алыйк, дип тырышучыларга табигать тә хәерхаклы: көннәр коры, тыныч; өзеклекләрсез иркенләп эшләргә шартлар бар. Бигрәк тә көзге культуралар мул уңышы белән сөендерә. Мәсәлән, бодай гектарына 40 центнердан артыграк чыга. "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары, "Наратлы", "Башак", "Чишмә" хуҗалыклары басуларында уңыш югары. Арыш...

Районыбыз кырларын бүген 92 комбайн иңли. Үстерелгән икмәкне түкми-чәчми җыеп алыйк, дип тырышучыларга табигать тә хәерхаклы: көннәр коры, тыныч; өзеклекләрсез иркенләп эшләргә шартлар бар.
Бигрәк тә көзге культуралар мул уңышы белән сөендерә. Мәсәлән, бодай гектарына 40 центнердан артыграк чыга. "Әнәк", "Актаныш" агрофирмалары, "Наратлы", "Башак", "Чишмә" хуҗалыклары басуларында уңыш югары. Арыш - 40, борчак гектарына 20-25 центнер чыга.
Комбайнчылар арасында бүгенгә 6-7 мең центнердан артык бөртеклеләр җыеп алучылар бар. "Актаныш" агрофирмасының ел әйләнәсе тырыш хезмәт куючы тәҗрибәле механизаторларыннан Нияз Гайнанов - язларын ДТ-75 тракторында чәчүдә, кышларын фермада, ә хәзер басуда ДОН-1500 комбайнын иярли.
- Техника яхшы әзерләнде, запчастьләр белән өзеклек булмады. 14 июль көнне көзге бодайдан башлаган идек, шуннан бирле туктап торган юк. Көненә 600-700 центнер уңыш җыеп алам, - ди ул, эшләренең уң барганына сөенеп.
Шушы ук агрофирмадан Фәнил Якуповның исә берүзенә дүрт техника: ике К-700, МТЗ-80 тракторлары һәм ДОН-1500 комбайны. Икмәк суктырудан тыш, басуларга ашлама кертә, фермада да хезмәт куя. Сәгате генә түгел, һәр минуты исәптә дигән сүз.
- Кичә арпа сугуда идек, бүген - солыда. Бу басуның да уңышын бүген җыеп алырга исәплибез. Урып-җыюны хәвеф-хәтәрсез генә, матур нәтиҗәләр белән төгәлләргә язсын.
Амин, шулай булсын. "Актаныш игенчесе", "Актаныш икмәге", дигән, безнең район брендына әверелгән гыйбарәләрнең быел да хаклыгын раслап, республикада иң алдынгылар сафында горурланырга язсын бу көздә дә.
Урып-җыю чорына эшләр югары дәрәҗәдә оештырылган, дип саный бу нисбәттән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов:
- Район урып-җыю кампаниясенә зур әзерлек белән килде, һәм аның нәтиҗәсен бүген күрергә дә була. Хуҗалыклар авыруларга, бөҗәкләргә каршы эшкәртүне, тукландыруны яхшы оештырды. Көзге культураларны 14 мең гектарда чәчкән идек, аларны җыеп алуны төгәлләп киләбез. Беренче августтан язгы культураларның уңышын алуга керешергә планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев