Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта көзге ярминкә гөрләде (+ ШӘП ФОТОЛАР ДА БАР)

Өлкәннәр көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган көзге ярминкәне быел да бик күпләр көтеп алды. Шулай булмый ни, һәркем кышка җитәрлек күләмдә бәрәңге, яшелчә, терлек азыгы һәм башка кирәк-ярак запасын туплап калырга ашыга. Ярминкәгә сатучылар иртә белән үк килеп урнаша башлаганнар иде, алучылар да озак көттермәде: сәгать 8 ләрдә ярминкә тәмам...

Өлкәннәр көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган көзге ярминкәне быел да бик күпләр көтеп алды.
Шулай булмый ни, һәркем кышка җитәрлек күләмдә бәрәңге, яшелчә, терлек азыгы һәм башка кирәк-ярак запасын туплап калырга ашыга.
Ярминкәгә сатучылар иртә белән үк килеп урнаша башлаганнар иде, алучылар да озак көттермәде: сәгать 8 ләрдә ярминкә тәмам гөрли иде инде. Бу көнне район хуҗалыклары һәм фермерларыбыз үзләрендә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән сату иттеләр. Район мәгариф учреждениеләре, туклану системасына караган оешмалар - кем нәрсәгә бай, шуны алып төшкән.
Көзге ярминкәдә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та катнаштылар. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылыр тәкъдим иткән продукцияләр белән танышып чыктылар.
Ярминкәдә балык, кош һәм мал ите, бал, ярмалар, он, шикәр комы сатучылар да, табигать ана нигъмәтләре - мәтрүшкә, юкә чәчәге, тукранбаш, ромашка кебек киптерелгән дару үләннәре тәкъдим итүчеләр дә бар иде.
Һәр сатучы оешма коймагын чыжлатып, камыр ашларын әзерләп, кайнар чәйләрен һәр теләгән сатып алучыга тәкъдим итеп торды.
Районыбыз һәвәскәрләре базар мәйданында ук җыр - моңнарын сузды, товарларга куелган арзан бәяләр кәеф күтәрелүгә тагын бер сәбәп - бер сүз белән әйткәндә, ярминкә матур гөрләде, халык исә, бәйрәм төсен алган бу чарадан бик тә канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев