Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта медицина хезмәте яхшыра

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2016 елда эшләгән эшләренә хисап, 2017 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Мөслим һәм Минзәлә районнарының баш...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2016 елда эшләгән эшләренә хисап, 2017 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Мөслим һәм Минзәлә районнарының баш табиблары да катнашты.
- Эшләү дәверемдә мондый медицина коллегиясендә күп тапкырлар катнашырга туры килде. Әмма аларда күрше районнарның баш табиблары катнашуны беренче тапкыр күрәм һәм уңай бәялим, - диде Сергей Осипов.
Медицина хезмәткәрләренең быелгы коллегиясе уңай кичерешләр белән башланып китте. Чөнки 2016 елдагы эш нәтиҗәләре буенча безнең районның медицина күрсәткечләре республикада 15-16 нчы урыннарга менде. Бу - соңгы 9 елда иң яхшы күрсәткеч. 2015 елда аның иң соңгылар рәтендә булуын исәпкә алсак, бу - бик зур хезмәт, дигән сүз. Алай гына түгел, халыкка күрсәтелә торган медицина хезмәтенең сыйфаты да яхшырган дигәнгә дәлил дә.
Кеше гомере. Кеше сәламәтлеге. Әлеге ике төшенчә бу тормышта иң әһәмиятлеседер, мөгаен. Аларның икесе дә медицина хезмәткәрләренә бәйле. Ак халатлыларның үз эшләренә намус белән караулары кешенең гомерен саклап калырга, ә битарафлык, киресенчә, аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Безнең дәүләтнең сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сәясәте дә халык сәламәтлеген ныгытуны яхшыртуга юнәлдерелгән булуы тиккә генә түгел.
Районда 29 152 кеше яши, шуларның 23345е - зурлар. Бер яшькәчә 280 бала бар. 2014 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән муниципаль район башлыгы Фаил Камаев районда үлемне киметү буенча чаралар планын раслаган иделәр. Анда 8 төр күрсәткеч кертелгән иде. Узган ел әлеге юл картасының 4 күрсәткечен генә үти алсалар, 2016 елда 6 төр күрсәткеч үтәлгән. Яшь балалар үлеме һәм 17 яшькә тикле балалар үлеме буенча күрсәткечләр үтәлмәгән.
Халык санының елдан-ел кими баруы күпләрне борчый, әлбәттә. Әмма шунысы куандыра: 2016 елда туучылар саны 2015 елдагыга караганда 17гә артыграк булып, 348не тәшкил иткән. Үлүчеләр саны 2015 елдагыга караганда 74кә кимегән. Узган ел 433 кеше бакыйлыкка күчкән. Эш яшендәгеләрнең үлеме кимү дә уңай күренеш. Үлүчеләр арасында беренче урынны - йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булучылар, икенче урынны - яман шеш авыруларыннан вафат булучылар, өченче урынны тышкы факторлар тәэсиреннән вафат булучылар алып тора.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары, аларны булдырмау өчен профилактик чаралар хакында даими аңлатулар алып бару үз нәтиҗәсен бирми калмый. Монда халыкка үткәрелгән диспансерлаштыруның да ярдәме бардыр. Чөнки үз вакытында ачыкланган авыруны дәвалау күпкә нәтиҗәлерәк. 2015 елда 23 кеше инсульттан үлгән булса, 2016 елда андыйлар - 13. Инфаркттан үлүчеләрнең дә саны 3кә кимеп, 9 булган. Әлеге авырудан якты дөнья белән хушлашучылар кимесә дә, тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки 3-4 кешенең берсе югары кан басымыннан интегә.
Җирлектә яман шеш авырулары белән авыручылар саны арта бара. Узган ел 104 шундый очрак теркәлгән. Бу 2015 елга караганда 14 очракка күбрәк.
- Шунысы уңай күренеш - онкология авыруларын беренче-икенче стадиядә ачыклау арта. Бу авыруларны терелтүгә күбрәк мөмкинлек бирә, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов.
Әлеге яман авырудан хисап елында 53 кеше бакыйлыкка күчкән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 6га кимрәк. Диспансерлаштыруга халык моннан өч еллап элек шикләнеп караса, хәзер кирәклеген һәм мөһимлеген аңлый башлады. 2016 елда 5018 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш булса, шуларның 4831е аны узган. Шуның нәтиҗәсендә 216 кешедә яман шеш шиге билгеләре табылып, 23е исәпкә куелган.
Маммография узуга да хатын-кызлар җитди карый башлады. 2016 елда 4408 гүзәл затыбыз маммография узган. Шуларның 211ендә төрле патология билгеләре табылган.
Узган ел 15500 кеше флюорография үтәргә тиеш булса, 15360 кеше аны үткән. Флюорография узучылар арасында 8 кешедә актив туберкулез очрагы табылган. Алар барысы да госпитализацияләнгән.
- Эшчәнлегегезне тулаем алганда уңай бәяләсәм дә, онкология белән авыручыларның арта баруы, шикәр чире белән авыручылар күп булу уйландыра. Ник дигәндә, халыкны бер кат диспансерлаштыру төгәлләнде. Хәзер икенче катка китте. Авырулар ачыклана тора. Димәк, беренче кат диспансерлаштыру исем өчен генә уздырылган булып чыга түгелме? Сездән күбрәк профилактик чаралар уздыру сорала, - диде Сергей Осипов. - Шулай ук юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча гамәли күнекмәләр уздыру зарур. Чөнки кан эчендә яткан кешене күреп, күпләр югалып кала, гәрчә ул табиб булса да. Моны да исегездән чыгармасагыз иде.
Алкоголизм белән авыручылар да зур проблема булып кала. 2016 елда 43 кеше алкоголизм интоксикациясе диагнозы белән дәвалау алган. Аларның 26сы - реанимация, 17се терапия бүлегендә ятып чыккан.
Район үзәк хастаханәсенең республика хастаханәләре белән килешеп эшләве дә кеше гомерен саклап калуда зур роль уйный. 2016 елда җирлектән 1354 кеше консультация һәм дәвалау алу өчен республикадагы хастаханәләргә җибәрелгән.
Район үзәк хастаханәсендә берничә еллар элек табиблар җитмәү нәтиҗәсендә шактый кыенлыклар килеп чыккан иде. Соңгы елларда бу мәсьәлә уңай хәл ителә. "Җирле доктор" программасы буенча 2016 елда гына да 10 табиб эшкә урнашкан. Аларны тораклы итү буенча район хакимияте зур булышлык күрсәтә. Әмма әлеге табиблар берникадәр вакыт эшләгәч, фикерләрен үзгәртеп, районнан китү җаен карыйлар. Бу хакта Фаил Камаев та борчылып, ярым шаяру белән:
- Яшь белгечләрне районда калдыруның берәр җаен табарга иде, - диде.
Чыннан да, белемле, үз эшен яхшы белгән, авырулар белән уртак тел табучы, һәрвакыт яңалыкка омтылучы кадрлар нык кирәк.
2016 елда медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча да шактый эшләр башкарылган. "Татарстан Республикасында халыкка беренче медицина ярдәмен камилләштерү" программасы кысаларында Иске Богады авылында модульле ФАП кулланышка тапшырылды. 7 фельдшер-акушерлык пунктына 700 мең сумлык капиталь ремонт башкарылган. Балалар консультациясенә 100 мең сумлык ремонт эшләнгән, балалар өчен дәвалау бүлмәсе ачылды. Хастаханәне яңа, заманча җиһазлар белән тулыландыру буенча да эш алып барыла.
- Быел яңа УЗИ аппараты алуны да хәл итәрбез дип ышандырам, - диде Фаил Камаев. - Иң мөһиме - халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтелсен.
Халыкта, җылы сүз җанга дәва, дигән әйтем йөри. Хастаханәгә инде тәмам өметсезлеккә бирелеп килгән авырулар да ягымлы караштан, җылы сүзләрдән терелеп кайтып китәргә мөмкин. Яки, киресенчә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев